ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 21 июньдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен көтелә, 15-20 м/с төньяк-көнбатыштан кыска вакытка көчәючән җил.

 

28 июньдә Минзәләдә Ленин исемендәге үзәк стадионда Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк.

 

Күчемсез милек сатып алырга яисә сатарга планлаштырган гражданнарга үз фатирлары, йортлары яисә кишәрлекләре яисә күчемсез милекнең теләсә кайсы объекты турында һәркем ала алырлык мәгълүмат (милек хуҗасы кем, чигерелүләр бармы, кадастр бәясе күпме һ.б.лар) турында тулы характеристика таләп ителергә мөмкин.

 

2 июльдә 14.00 сәгатьтә, "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Гүзәл Любисовна балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк (адресы: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт)

 

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый. 

19 июньдә Дәүләт Думасы "дача амнистиясен" озынайту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы уздырган видеоконференциядә катнашты. Темасы - "Үз белдеге белән төзелеш белән бәйле сорауларны хокукый җайга салу".

 

Начар метеорологик күренешләр: 20 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

20 июньдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытлы көчәючән җил белән яшен көтелә.

 

Бала тәрбияләү буенча компенсацияләр түләү системасын реформалаштыру турындагы киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев яшь ярымнан өч яшькә кадәр пособие күләмен төбәк буенча баланың яшәү минимумына кадәр күтәрү турында тәкъдим белән чыкты.

 

Райондашыбызга "ТРның атказанган укытучысы" исеме бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International