КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көсаларында, 6 декабрьдә, Минзәлә киноучреждениесе методистлары Татар Мөшегесе урта мәктәбе укучылары белән "Коррупция турында нәрсә беләм?" темасына киночара уздырдылар.
Бу көн бөтен дөнья календарьларында билгеләнгән.
362 мең сум. 6 декабрь көнне игелек марафонында шул суммада хәйрия акчасы җыелды. 2016 елда башланган хәйрия минзәләлеләрнең күңел халәтен чагылдырып оештырылган игелек марафонының, елдан-ел дәрәҗәсе күтәрелә.Үзенең җылылыгы, дулкынландыргыч булуы белән башка чаралардан аерылып тора ул. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларның авырлыгын уртаклашырга 2016-18 елларда барысы бер миллион 325 мең 84 сум акча җыелды....
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 7 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 17 метр тизлектә көчле җил булуы көтелә, юлларда көчле бозлавык (Казанда да).
Россия Федерациясе дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт. сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү больницасы табибларын "Медицина эшчәнлеге сыйфаты һәм иминлеге өчен" Премиясен алуга конкурста җиңүләре белән котлады.
Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты "Дәүләт һәм унитар предприятиеләр турында" һәм "Көндәшлекне саклау турында" федераль законнарга унитар предприятиеләрне булдыру һәм эшчәнлеген гамәлгә ашыруга тыю урнаштыру өлешендә үзгәрешләр проектларын карады.
5 нче декабрь көнне «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар тыл ветераннары Җиһалова Рәисә Григорьевна һәм Хабибуллина Кандида Кәбир кызы белән очраштылар.
Хатын-кызлар үзләренең балачаклары, яшь елларга туры килгән хезмәт сынаулары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирделәр. Яшь чагында, талчыгуны белмичә, фронтка дошман белән сугышырга киткән әтиләре һәм абыйлары өчен авыр ир-ат эшен башкарганнары турында сөйләделәр.
Җирдәге яралар бетте, әмма ветераннарның йөрәкләрендәге һәм күңелләрендәге яралар беркайчан да йомылып бетми, чөнки алар гына Җиңүнең чын бәясен белә бит. Нәкъ менә шуңа күрә мондый очрашуларны үткәрү үсеп килүче буын өчен бик мөһим: хәтер эстафетасын тапшыру, дошманны җиңүгә үз өлешен керткән кеше батырлыгының бөеклеген һәм фидакарьлеген тапшыру.
4 декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр робототехника буенча түгәрәк җитәкчесе Алмаз Гыйләҗиев белән очраштылар.
Барлык балалар да, искәрмәсез, яссы табанлы булып туа