Әлфия Когогина: Комитет социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен унитар предприятиеләрне саклап калу мөһимлеге турында төзәтмәләрне хуплады.

2019 елның 6 декабре, җомга

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты "Дәүләт һәм унитар предприятиеләр турында" һәм "Көндәшлекне саклау турында" федераль законнарга унитар предприятиеләрне булдыру һәм эшчәнлеген гамәлгә ашыруга тыю урнаштыру өлешендә үзгәрешләр проектларын карады.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Закон проекты җанлы дискуссия тудырды. Икенче укылышка әзерлек кысаларында зур эш башкарылды, шул исәптән, парламент тыңлаулары һәм "түгәрәк өстәл" уздырылды. Анда Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, төзәтмәләр авторлары, РФ Хөкүмәте, Хисап палатасы, Иҗтимагый палата әгъзалары, төбәк һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты", - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International