Минзәлә районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 6 декабре, җомга

5 нче декабрь көнне «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар тыл ветераннары Җиһалова Рәисә Григорьевна һәм Хабибуллина Кандида Кәбир кызы белән очраштылар.

Хатын-кызлар үзләренең балачаклары, яшь елларга туры килгән хезмәт сынаулары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирделәр. Яшь чагында, талчыгуны белмичә, фронтка дошман белән сугышырга киткән әтиләре һәм абыйлары өчен авыр ир-ат эшен башкарганнары турында сөйләделәр.

 Җирдәге яралар бетте, әмма ветераннарның йөрәкләрендәге һәм күңелләрендәге яралар беркайчан да йомылып бетми, чөнки алар гына Җиңүнең чын бәясен  белә бит. Нәкъ менә шуңа күрә мондый очрашуларны үткәрү үсеп килүче буын өчен бик мөһим: хәтер эстафетасын тапшыру, дошманны җиңүгә үз өлешен керткән кеше батырлыгының бөеклеген һәм фидакарьлеген тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International