2019 елда хокукларны теркәүгә һәм кадастр учетына тапшырылган документларның 54 меңнән артык пакетын тикшермичә гариза бирүчеләргә Татарстан Росреестры тарафыннан кире кайтарылган.
Иске Маҗын авыл җирлегендә булган гражданнар җыены халыкны башлыча инфраструктура мәсьәләләре кызыксындыруын ачыклады.
Депутатлар кабинетларны карадылар, яңа гына кайткан мобиль планетарийны бик ошаттылар, педагогия көллиятенең актлар залында мәгариф хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 30 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә бозлавык булуы көтелә.
Минзәләдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 18 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган.
«Бурычларың турында бел» - 20 декабрьдән шул исемдә суд приставлары хезмәтенең традицион акциясе уза.
ТР Минзәлә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән китапханә" МБУК 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 елллыгына, Россия Федерациясендә хәтер һәм дан елына багышланган, Саратов шәһәренең "А.С.Пушкин исемендәге балалар һәм үсмерләр өлкә китапханәсе" дәүләт мәдәният учреждениесе оештырган "Без синең оныкчыкларың, Җиңү!" дип аталган Төбәкара акция кысаларында чаралар циклын уздыра.
«Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның социальләшкән үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, аралашу мөмкинлекләрен үстерү максатыннан социаль педагог тарафыннан «Аралашу дәресләре» тормышка ашырыла.