ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

 

Татарстан  Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада  ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.

Татарстанда бик кызу һава торышы саклана, шуның өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекләрне кызуда тәрбияләүнең төп кагыйдәләрен әзерләде.

 

Сагынып көтелгән җәй җитүгә, йөзләгән кеше сулыклар янына ашыга.

Илебездә әни яки әти кеше ялгызы гына бала үстерүче гаиләләр күпме?  Бу мәгълүматне җанисәп уздырганда гына алып булачак.

 

Дәүләт Думасы оешма таркалуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән хезмәткәрләрне якларга, хезмәт кануннары белән гарантияләнгән түләүләрне алырга мөмкинлек бирүче канунны өченче. соңгы укылышта кабул итте.

 

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харисов Мизхәт Харис улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 6,5% ставка белән ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 753 ипотека теркәлде. Төзелгән шартнамәләр буенча лидерлар арасында Казан - 439 һәм Яр Чаллы - 161.

 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы "Суд актларын, башка органнар һәм вазыйфаи затларның актларын үтәү үзенчәлекләре, шулай ук коронавирус инфекциясе чорында түләнмәгән бурычлар турында" законны өченче. соңгы укылышта кабул итте.

 

Безнең шәһәрдә Элеваторный микрорайоны бар, биредә 2019 елдан 140 урынга исәпләнгән (шуларның 70 е - ясле яшендәге балалар өчен)  "Балачак" исемле заманча балалар бакчасы бар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International