Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харисов Мизхәт Харис улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мизхат Харис улы Минзәлә районы Исәнгол авылында туган. Ун яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш елларында башкалар белән беррәттән, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, урман кисә. 1964 елда авыл советы рәисе булып эшли, гомуми эш стажы 46 ел. Лаеклы ялга чыкканчы Мичурин исемендәге колхозда терлекче булып эшли.

Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International