ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге каникуллар сәламәтлекләре өчен файдалы уза, аларның мәнфәгатьләре буенча түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар, һәм приют белгечләре балаларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудыралар.

10 июльдә кичен һәм 11 июльдә иртән Татарстан республикасы территориясендә  яшен. яшен вакытында төняк-көнбатыштан җил кыска вакытка көчәючән - 18-23 м/с, урыны белән боз.

 

10 июльдә 18 сәгатьтән 11 июльдә 06 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү 

          11 июльдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә яшен, яшен вакытында төньяк-көнбатыштан көчәючән җил - 18-23 м/с, урыны белән боз.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Думасы кулланучы кредитлары буенча заемщиклар хокукларын яклауны көчәйтүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

"Кулланучы кредиты (заем) турында" Федераль законга төзәтмәләр банкларга счетта бурыч түләнә торган калдыктан түбән булмаган сумманың мәҗбүри булуы турындагы пунктны кредит шартнамәсенә кертүне тыячак.

 

Россия Федерациясе территориясендә яик аның бер өлешендә югары хәзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә, аерым гадәттән тыш хәлләр килеп туу куркынычы булганда яки куркыныч туганда, оешма уздыра торган башкарма сәнгатьләр яки музей тамашалы чара уздырганда яки аны күчергәндә, алыштырганда, шул исәптән, билет бәясен, абонементларны һәм экскурсия юлламалары бәясен кире кайтару өлешендә  Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуроры белән гражданнарны кабул итү 14 июльгә планлаштырылган.

10 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда иртән һәм көндез) түбәндәге һава торышы көтелә:

- яшен;

-яшен вакытында кыска вакытка көчәючән - 18-23 м/с ( Казанда 16-21  м/с);

-урыны белән боз.

2020 елның 1 гыйнварыннан электрон хезмәт кенәгәләрен алып бару турындагы закон үз көченә керде.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

 

Татарстан  Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада  ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International