Бар көчеңне куеп тырышырга кирәк

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

“Кызыксынып укыган”, – 1 нче урта мәктәпне тәмамлаучы Айзилә Фаттахова турында шулай дияргә була. Көчле рухлы, максатчан кыз. Булачак һөнәрен ул инде күптән сайлаган һәм максатына ирешү өчен кыю адымнар белән алга бара. Тыйнак, әдәпле һәм итагатьле булганы өчен аның белән аралашу тагы да кызыграк һәм күңеллерәк тоела. Мәктәп елларының ничек узуы, киләчәккә булган уй- хыяллары турында әңгәмә корабыз.

– Кәефләр ничек, Айзилә?

– Бик шәп. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тәмамлап, югары уку йорт­ларына документларымны тапшырдым. Мин бик шат­мын, чөнки Казан феде­раль институтының икъти­сад факультетына укырга кердем.

– “Мәктәп” сүзе сиңа нәрсә аңлата, ә яраткан фәннәрең бармы?

– 1 нче урта мәктәп – ми­нем икенче йортым. Юга­ры сыйныфларга җиткәч, мин моны яхшы аңлый башладым. Мөгаллимнәр, сыйныфташларым белән аерылышасы килмәде. Мәктәп, балачак дуслыгы ныклы була, ә уку елларын­да дуслар күбәйде. Ярат­кан фәнем – җәмгыять бе­леме, БДИ тапшырганда ул фәнне юкка сайламадым. Укытучыма, шул ук вакытта сыйныф җитәкчем булган Ирина Евгеньевна Ерофе­евага чиксез рәхмәтлемен. Ул миңа һәрчак ярдәм итте, минем белән аерым шөгыльләнде. Шуның бәрабәренә мин БДИны уңышлы тапшыра алдым.

– Син башта авыл мәктәбендә – Мөшегедә белем алгансың. Татар мәктәбеннән рус мәктәбенә күчү чоры ничек булды, авыр- лыклар очрадымы?

– 1 нче урта мәктәпкә мин 6 нчы сыйныфка килдем. Әлбәттә, бер мәктәптән икенчесенә күчү җиңел булмады, әти- әнинең ярдәме белән кыенлыклар җиңелде. Коллективка җиңел кер­дем. Әтрәкле башлангыч мәктәбе, Татар Мөшегесе урта мәктәбе укытучыла­рына бик рәхмәтле мин, нәкъ менә алар миндә уку­га кызыксыну уяттылар. Мәктәп турында бары тик якты хатирәләр генә кал­ды. Шулай ук 1нче мәктәп укытучыларына да чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, алар бездән зур һәм өлкән кеше ясадылар.

– БДИ формасында имтихан тапшыруга мөнәсәбәтең нинди? Уңышлар ничек?

– Бу уңайдан миндә ике төрле караш яши. БДИ белемнәрне күрсәтә, әмма имтиханнар бик кырыс шартларда үтә. Психологик яктан бо­ларны кичерү авыр, иң мөһиме – янәшәңдә якын кешеләр, укытучыларың булу. Әлбәттә, уңыш ел­маер әле дип өметләнергә ярамый, ныклап әзерләнү зарур. Мин үземнең нәтиҗәләремнән канәгать, кайдадыр дулкынланган­мындыр, бәлки, әмма ту­лаем алганда, барысы да әйбәт.

Син районда Рос­сия һәм Татарстанның ике чыгарылыш меда­лен алган бердәнбер укучы. Үзең моны көткән идеңме?

– Бу алтын медальләр көтелгән бүләк иде, дөрес, кайчак икеләнеп тә куя идем (Көлә). Никадәр хезмәт куелган, күпме белем алынган – укытучыларымның, әти- әнинең йөзенә кызыллык китерәсем килмәде. Ме­даль алганда мәктәп ди­ректорыннан, остазларым­нан, сыйныфташларым­нан никадәр матур сүзләр ишетү шулкадәр рәхәт бул­ды. Әти-әниемнең ничек шатланганын белсәгез! Бу медальләр аларга рәхмәт билгесе. Алар миңа һәрчак: “Күпме булдыра аласың, шулкадәр ты­рыш”, дип әйтәләр.

– Үзеңне лидер дип саныйсыңмы? Синеңчә, андый кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– 6 сыйныфтан сыйныф старостасы булуымны исәпкә алсак, мин – лидер. Сыйныф җитәкчем мине “уң кулым” дип атый иде. Ә сыйфатларга килгәндә, лидерның холкы нык, фи­кере үзгә булырга тиеш, әмма ул якыннарының фикеренә дә колак салыр­га тиеш.

– Яраткан шөгылең нинди?

– Китап укырга яратам. Булган буш вакытымны шушы шөгыльгә багыш­лыйм. Дөрес, имтихан­нар тапшырганда вакыт булмады. Ә хәзер, бу чор артта калгач, йорт эшләрен тәмамлауга, көндез дә, төнлә дә ки­тап укыйм. Бүгенге көндә Л.Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” әсәрен укыйм. Дөрес, без аны мәктәп программасы буенча укы­дык, ләкин хәзер аңлап, төшенеп, кайбер урынна­рын берничә кат укыйм.

– Хыялың нинди?

– Яхшы белем алу, гаиләле булу, якыннарымның янәшәмдә булуы. Иң мөһиме – ми­нем таянычларым булган әти-әни, абыемның сау- сәламәт булуы.

– Газета укучыларга теләкләрең нинди?

– Һәркемгә сәламәтлек телим. Үз-үзегезгә ышаны­гыз, максатыгызга иреше­гез.

акцент

“Кызыбызның ирешкән уңышларыннан без бик канәгать, – ди Айзиләнең әнисе Лилия Фәттахова. – Аның җәмгыять өчен файдалы шәхес булача­гына ышанабыз. Гаиләбездә барысы да икътисад өлкәсе белән бәйле булганлыктан, аның безнең юлдан китүенә сөенәбез. Чыгарылыш укучыларының ата-аналарына уңышлар телим. Белем алу авыр дип зарланырга кирәкми. Бала тырышып укыса, ул һичшиксез үз дигәненә ирешәчәк”.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International