“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы- районыбызда терлекчелекне үстерү буенча комплекслы программаны уңышлы тормышка ашыручы хуҗалыкларның берсе.
Биредә быел һәр сыердан 5 мең килограмм сөт савып алырга җыеналар. Моңа алар ничек ирешәләр соң? Шул сорауга җавап эзләп Әтрәкле җәйләвенә иртән иртүк юнәлдем. Исәнлек- саулык сорашкач хуҗалык белгечләреннән фермада савымны арттыру төркемнәре турында сөйләүләрен үтендем. Биредә савымны арттыру төркемнәре узган кышлату чорында ук оештырылган. Аның өчен ике торак булдырганнар. Раздой төркемендә эшләгән савымчылар Дания Шайхазарова һәм Гөлүсә Мирзанурова белән дә сөйләшеп алдык. Менә алар нәрсәләр сөйләделәр:
– Бозаулаганның икенче көнендә үк сыерларны аерым торакка җыябыз. Сыерларның угызын савып алабыз, сыерда мастит бармы, юкмы икәнлеген тикшерәбез. Сыер маститлы булса, аның бозавына мастит авыруы булмаган сыерның сөтен бирәбез. Моның өчен савымны арттыру төркемендәге сыерларны аерым ашаталар, ягъни һәр баш сыерга 3 кило салам, 5 кило печән, 5 кило фураж, 10 кило силос, 5,5 кило сенаж, 3 кило көнбагыш түбе, 2 кило азык чүпрәсе, акбур, тоз һәм
башка минераль өстәмәләр. АКМ-9 маркалы миксеры
белән болгатып бирелә.
Сыерларыбыз миксер белән болгатып биргән азыкны ашап бетерәләр, әрәм-шәрәм итүгә юл куелмый. Савымны арттыру төркемендәге сыерлар 100 көн эчендә барлык бирә торган сөтнең яртысын бирә. Савымны арттыру төркемендәге сыерлардан һәр сыердан сөт савып алу 7-8 килога артты. Савымны арттыру төркемендә ясалма орлыкландыру технологларына эш җиңеләя, сыерлар бергә торгач аларны каплату өчен торактан т оракка й өрисе юк. Сыерлар а шый торган азыкка экономия була. Аннары сыерларны ташлатканда җиңел була. Сыерларны ташлату алдыннан мастит авыруына да тикшерү була. Ташлатканда мал табиблары сыерларның имиенә “Байолокс DC” һәм “Орбенин EDC” препаратлары кадыйлар. Ташлату алдыннан 4-6 көн печән, салам гына ашатабыз, аннары гомуми режимда ашатабыз. Сыерлар ташлатканнан соң 60 көн буе аерым утарда торалар, бозаулар алдыннан махсус боксларга кертәбез. Савымны арттыру төркемен бер оештыргач, башлагач шул чылбыр буенча эш бара. Без савымны арттыру төркемнәре оештыру өчен җитәкчебезгә бик рәхмәтле. Хезмәт хакыбыз артты. Беренче көннәрдәге узара аңлашылмаучылыкны тизрәк җиңәргә кирәк. Башкаларга тәкъдимебез шул – курыкмыйча кертегез бу яңалыкны.
Руслан Асманов (хуҗалыкның баш мал табибы):
– Савымны артыру төркемендәге сыерларны мал табиблары һәрвакыт карап тора, тиешле уколларын кадый, профилактика чаралары да алып барабыз. Актанышның район ветеринария берләшмәсе базасында урнашкан тикшерү үзәгендә терлек азыгына тирәнтен анализ ясап, тиешле рацион төзибез. Бу инде сөтчелек тармагының үсешенә янә бер зур адым булды. Безгә терлекчелек тармагына фәнни яктан якын килеп уңай юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә. Актаныш лабораториясендә тикшергәч терлеккә биреләсе азыкка тирәнтен анализ ясала, баланслап ашату өчен бөтен өстәмәләрне билгелибез, теге яки бу сыерның сөт бирүчәнлеген арттыру өчен азыкка нәрсә өстәргә һәм күпме кирәклегендә ачык күрәбез. Аннан соң без “Селекс” программасы белән компьютерда эшлибез, әлеге программага хуҗалыктагы бар сыерларда кертелгән. Бу программа белән зоотехник-селекционер Айгөл Хуҗиәхмәтова эшли.
Радик Фаттахов (хуҗалык җитәкчесе):
– Узган елның шул чорында хуҗалык 7 тоннадан артык сөт җитештерсә, быел бу күрсәткеч 10 тоннадан артык. Без бер ел эчендә сөт савып алуны 3 тоннага арттырдык, монда инде савымны арттыру төркемнәре оештыруның да файдасы зур булуын әйтеп үтәргә кирәктер. Кыскасы, бездә терлекчелекне үстерү программасы билгеләнгән бурычларны ашыру өчен генә түгел, ә авылда яшәүчеләрнең имин тормышын тагын да яхшырту һәм эшчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү максатында эшли. Хуҗалыкның Әтрәкле авылында ике ясалма орлыкландыру технологына да аренда торагы төзи башладык, фундаменты салынган. Аграр предприятиенең төрле тармакларында 80 гә якын эшче исәпләнә, терлекчелектә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 18 меңнән башлап 25 мең сум тәшкил итә. Тиздән терлекчелектә эшләгән кешеләрнең хезмәт хакын 2 0 п роцентка а ртыру ө стендә у йланабыз һәм без моны берсүзсез эшләячәкбез. Бу күркәм саннар һәм ирешелгән уңышлар артында әтрәклеләрнең тынгысыз хезмәте ята.
Юрий Исламов: районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
– Раздой төркемнәрен оештыруны инвес- торлар, генераль директорлар, хуҗалык җитәкчеләре ныклы контрольгә алсыннар иде. Технологияне җайга салып кына булган сыерлар һәм әзерләгән азык белән сөтне арттырып була. Сөт – акча ул. Әгәр бу хакыйкатьне аңласак, экономистларга сыер савучыларга яңа төрле расценкалар әзерләү бурычы куелырга тиеш.
Шул вакытта гына: “минем төркем” дигән психологияне үзгәртеп булачак. Яңа гына бозаулаган сыерларны савучылар, элеккедән ким булмаган һәм ташланган сыерларны караган савымчылар бертигез хезмәт хакы алырга тиешләр.
Беренчедән: раздой төркемнәрендә сөт артачак, димәк икенчедән, хезмәт хакы фонды артачак дигән сүз.
Өченчедән, каплата торган сыерлар бер корпуста була, дүртенчедән, бозаулаганнан соң аларны табиб контролендә тоту җиңеләя. Бишенчедән,, сөт бирүгә карап кына түгел, раздой группасындагыларга күбрәк, сыйфатлырак һәм (лаборатория ярдәменнән файдаланып) баланслап ашату мөмкинлеге арта.
Алтынчыдан, сыерларның продуктлылыгы реаль күренәчәк. Димәк, нәсел эшен җайга салып, күп сөт бирүчән малларның бозауларын үстерүне аерым контрольдә тоту мөмкинлеге туачак.
Җиденчедән, буаз сыерларны аерым карау һәм ашату җайланачак. Сигезенче, ташланган сыерларны бер торакта аерым карауны һәм ашату рационын контрольдә тотып була.
Тугызынчыдан, әзерләнгән азык запасын экономияле тотарга, унынчыдан, корпусларны рациональ файдаланырга мөмкинлек арта. Чөнки бу эшләрнең тәртибен булдыргач бозаулар саны да артачак бит. Ә запас корпуслар, ятаклы итеп, тулай савым потенциалын арттыруга мөмкинлек бирүче яшь маллар белән тулачак.
сан
Токымлы маллар сату, ит һәм сөт җитештерүнең елдан-ел арта баруы эшчеләрнең хезмәт хакларын күтәрергә һәм социаль мәсьәләләрне уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирде. Узган елда тармакның саф табышы артты, ә хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 20 меңнән артып китте.
Дилфас ГАЛИЕВ