Чыгарылыш сыйныф укучыларын һөнәри белем бирү уку йортларына укырга керүгә әзерләү максатыннан 2003-2004 уку елында Хуҗәмәт урта мәктәбендә 9нчы сыйныф укучылары өчен профильле укыту кертелде.
2004-2007 уку елларының икенче этабында мәктәп математика фәне буенча профильле укытуны башлады. Соңыннан исә информацион- технологик профильле укытуга күчте һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге юнәлештә белем бирә. Мәгълүмати-методик әзерлек бирү максатыннан мәктәп КамПи (хәзерге КФУ) белән хезмәттәшлек итә, әлеге югары уку йорты укытучылары укучыларга дәресләр уздыра.
Профиль юнәлештә укытыла торган фәннәр (математика, информатика һәм ИКТ) – мәктәпнең реаль мөмкинлекләрен, укучыларның сәләтләрен, ата-аналарның теләкләрен исәпкә алып, югары сыйныф укучылары сайлаган профиль буенча югары дәрәҗәдә укытыла торган фәннәр булып саналалар.
Профиль фәннәрне тиешле белемгә ия булган квалификацияле укытучылар укыта.
Шушы юнәлештә белем бирүче укытучылар Камил Гәрәев, Фәрит Вәлиуллин, Миләүшә Төхфәтуллина төрле курсларда үз белемнәрен күтәрәләр, һөнәри белем бирү буенча уздырылган чараларда катнашалар, дәресләрдә заманча технологияләр кулланалар.
Шулай ук практик эшләр башкару, тикшеренү эшчәнлеге алып бару өчен “Программалаштыруга кереш” һәм “Инженер графикасы” электив курслары да кертелде. Бу курсларда укучылар компьютер ярдәмендә программалаштыру һәм модельләштерүнең асылына төшенәләр.
Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча да эшләр уңышлы алып барыла. Моның шулай икәнен укучыларның нәтиҗәләре раслый. Чыгарылыш сыйныф укучылар математика, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча район һәм республика күләмендә югары балл җыйдылар. Район күләмендә узган олимпиадаларда да укучылар әлеге фәннәрдән призлы урыннарга ия булалар. Уңышлы эшләүнең тагын бер күрсәткече – мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларның барысы да профильле юнәлештә белем бирүче югары уку йортларына (КФУ, КГЭУ, ИЭУИП һ.б.) укырга керәләр.
Данил МӨХӘМӘДИЕВ, директор урынбасары