Айларның олугы һәм көннәрнең иң олугы Рамазан аеның соңгы көнендә шәһәр мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр.
Башта халык Рәмзил хәзрәт- нең уразага, дингә багышланган вәгазен тын да алмыйча тыңлады. Ул үзенең вәгазендә: “Бер табында җыелу – Аллаһның рәхмәте ул. Ә инде ифтар мәҗлесенә малы белән ярдәм итүче кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик тә саваплы санала. – Сездән дога өмет иткән әти- әниләрегез, якыннарыгыз рухына да олы саваплар ирешә.
Бүгенге мәҗлес кар- дәшлек, туганлык, араларын тагын да якынайтты”, – диде ул.
Коръән сурәләре укып барча якыннар, әти- әниләр, туганнар рухына дога кылды. Ахшам намазын укыганнан соң, мөселманнар мул табын артында тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланды. Соңыннан тәравих намазлары укып, мәҗлесне оештыруда матди ярдә- ме кергән һәркемгә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Ифтар ашлары районыбызның Түбән Тәкермән һәм Югары Тәкермән авылларында да матур итеп уздырылды.
Рамазан ае тәмамла- нып, Шәүвәл аена кердек. Мәчетләребездә гает намазлары укылды. Шәһәр мәчетендә халык, гадәттәгечә, күп иде, сафлар тулып торды. Мәчеткә җыелучыларны район башлыгы Айдар Салахов котлады:
– Хөрмәтле райондашлар, сезне чын күңелдән Изге Ураза бәйрәме белән котлыйм. Соңгы елларда милләтара мө- нәсәбәтләргә игътибар бирелә. Республикабыз күпмилләтле булуга карамастан, бу бәйрәм тигез карала, гомумән, һәр халыкның үз бәйрәме бар. Бу беренче яктан гореф-гадәтләрне сак- лау булса, икенче яктан, яшьләргә үрнәк күрсәтү, бер-беребезгә хөрмәт тәрбияләү булып тора. Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләргә бә- хет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен. Киләсе Рамазан айларын исәнлектә- саулыкта каршыларга язсын.
Мәчеттә яшьләр күп булуы шатландыра. Вәгазьләрне дә алар кү- ңелләрен биреп, игътибар белән тыңладылар.
Нурфат Гильмиев, Тауасты Байлар авылы:
– Ураза ае – чистарыну ае, иман рәхәте тоясың, ул тәмамлангач, нәрсәнедер югалткан кебек булдым. Бу айда яхшы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк. Уразаны өченче ел бер дә калдырмыйча тотам, үзем Казанда лицейда укыйм.
Харис Рангулов, Саранск шәһәреннән кил- гән кунак:
– Миңа 13 яшь, Уразаны күп түгел, нибары дүрт көн генә тоттым. Ураза ул бик яхшы ай, күңел чистара. Ураза тоткан көннәр өчен савап җыела. Әби- бабайга Мордовиядән кунакка кайттым, мәчеткә бик теләп килдем.
Ирек Гайниев:
– Районда яшәүчеләр- нең ел саен исламга күбрәк тартылуын күрүе күңелле. Ислам чисталыкка, тәртипкә, тыйнак- лыкка өйрәтә, шуңа күрә барыбызга да халык, аеруча яшьләр белән тагын да активрак аралашырга, аларны ислам һәм үз халкыңның күркәм традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә җәлеп итәргә кирәк.
Гаеткә килүчеләр арасында хатын-кызлар байтак иде:
Роза Фәхретдинова:
– Бу изге ай бик тиз үтеп китте, җиңел булды, җитмәде дә. Мин бүген ике төрле хис кичерәм. Беренчесе – бу изге бәйрәм өчен сөенеч булса, икенчесе Рамазан аен сагыну. Әйе, әле ул узып та өлгермәде, ә мин инде шундый хисләр кичерәм.
Рәмзил хәзрәт халыкны тагын да динле, бер- беребезгә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга чакырды, иман йорты булган мәчетебезне төзекләндерүдә эшмәкәр Фаил Сабировның зур көче кергәнлеген әйтте.
Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр, мәчет ишегалдында әзерләнгән пылау белән сыйландылар.
Бу көнне мөселманнар туганнарына, дусларына кунакка бардылар, коймаклар, тәмле бәлешләр белән сыйландылар.
Исламда тагын бер зур бәйрәм – Корбан бәйрәме. Ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә, быелгысы 24 сентябрьгә туры килә.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА