Урып-җыюны югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрсез һәм кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен мөмкин кадәр күбрәк комбайннар кирәк. Район хуҗалыкларында комбайннарның уракка әзерлеге ни хәлдә соң?
Комбайннар парадында хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда һәр комбайн җентекләп тикшерелде. Район башлыгы Айдар Салахов авыл эшчәннәре алдына ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды. Комбайнчылар алдында чыгыш ясаган Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов быелгы ашлык уңышы узган елдагысыннан ким булмаячак диде, аннары авыл хуҗалыгы буенча дәүләт программалары белән таныштырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов уракта эшләүчеләрне техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
Комбайннарны карап чыкканнан соң, “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгына – беренче (фотода җиңүчеләр һәм комиссия әгъзалары), “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгына икенче урын бирелде, “Мензелинские зори” агрофирмасының Николаевка хуҗалыгы һәм “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Вахитов хуҗалыгы өченче урынны алды.
Быел район кырларында 89 кыр корабы эшләячәк, бер комбайнга 577 гектар мәйдан туры килә. “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгында ул 300 гектар туры килсә, “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгында көчәнеш бер комбайнга 1200 гектар. Күптән түгел генә “ТатАгроЛизинг”тан 5,5 млн. сумга “Заиковский” ҖЧҖ һәм “Илнур” КФХсы “Палессе” ашлык суктыру комбайны алып кайттылар.
Дилфас ГАЛИЕВ