2015 елда күчемсез милеккә булган хокукларны һәм сату-алу килешүләрен электрон рәвештә теркәргә мөмкин. Шул уңайдан, электрон рәвештә кергән электрон гариза һәм шуңа нотариус теркәгән документлар нигезендә ТРның Росреестр идарәсендә беренче электрон теркәлү уздырылды.
Электрон рәвештә документлар бирү Росреестрның рәсми интернет-порталында урнаштырылган (www.rosreestr.ru). Бу очракта гражданин яки оешма вәкиле гариза язарга һәм шуңа электрон рәвештә документлар пакеты теркәргә тиеш. Гариза бирүчеләргә дәүләт теркәве уздыру өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеген порталдагы “Жизненные ситуации” сервисыннан белешергә була. Анда зур булмаган анкета тутырырга, документлар исемлеген алырга мөмкин. Электрон формада гариза биреп, вакытны гына янга калдырмыйча, дәүләт пошлинасын түләүдә дә экономия ясарга була.
Электрон теркәү уздыру өчен Росреестрның төп битеннән “Физик затлар өчен”, ”Юридик затлар өчен” яки “Белгечләр өчен” бүлекчәсенә күчәргә кирәк. Шуннан соң “Күчемсез милеккә хокукларны теркәргә” дигән бүлекчәсенә кереп, “Дәүләт теркәве узу өчен гариза бирергә” сервисын ачарга һәм гариза калдырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсе.
Бу турыда тулырак menzela.ru сайтының “Юридический ликбез” рубрикасыннан укыгыз.