Призлы урын алып кайтты

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Казанда КФУның IТ-лицее территриясендә “ХХI гасыр Кулибиннары” дип исемләнгән яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы узды.

Анда безнең район данын 3 нче урта мәктәпнең 7Б сыйныфы укучысы Илшат Галиев яклады. Ул физика дәресләрендә кулланыла торган яңа прибор проек­ты белән катнашып, Олимпиада призеры булды, ди­плом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Тагын шуны да билгеләп үтәсе килә: 3 нче мәктәпнең физика укытучысы Эльвира Шәмсиева әлеге мәктәптәге укучылар проект эшчәнлеге үзәгенең җитәкчесе булып тора. Үзәктә шөгыльләнүче укучы­лар ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катна­шып һәрдаим призлы урыннар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International