Хөрмәтле фронтовиклар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары!
Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм.
Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерде.
Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көчен, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә җиңү байрагын кадады. Монда тылдагыларның да өлеше әйтеп бетергесез зур булды. Бүген без, өлкән буын, яшьләргә мөрәҗәгать итәбез: әби-бабаларыгызның яу кырында кылган батырлыклары, сугыш чоры балалары һәм тылдагыларның хезмәтләре хакында онытырга безнең хакыбыз юк, алар хакында истәлекләрне киләчәк буынга да җиткерик, Ватаныбызны күз карасыдай саклыйк. Җиңү бәйрәме белән котлап, барыгызга да исәнлек-саулык, аяз күк йөзе телим.
Павел Петров, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе.