Юбилейны каршылыйбыз

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

8 май көнне Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг узачак. Шул ук көнне Чупай авылында обелиск ачыла.

9 май көнне, 8.30 сәгатьтә, сугыш һәм тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хәрби комиссариат янына җыелалар. “Тере” коридор аша алар Ленин исемендәге паркка юнәлә. Район Мәдәният сарае, казанчылык, лесхоз, драма театры биналары, “Пятерочка” кибете, “Минзәлә” кафесы янәшәсендә музыка уйнаячак, әдәби-музыкаль композицияләр куелачак. Соңгыларына килгәндә, быел тагын өч өр-яңа композиция куелачак (шул исәптән, маршал Жуков образы да гәүдәләндереләчәк).

9 май көнне, 9 сәгатьтә, стадионда ветераннар халык хоры, сәнгать мәктәбе, район Мәдәният сарае солистлары катнашында концерт башланачак. 10 сәгатьтә Ленин исемендәге стадионда Җиңү парады башланачак.

Барлык минзәләлеләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм тантаналарында катнашырга чакырабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International