Мәрмәрдәге исемнәр

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Матвеевка авылында Бөек Ватан сугышы корбаннары хөрмәтенә куелган обелиск быел өр-яңадан салынды.

 Әлеге авылдан район Советы депутаты Эдуард Кузнецов Җиңү юбилее елында бик изге эш башкарды. Яңартылган обелисктагы мәрмәр плитәләрдә сугышта һәлак булучыларның ике йөздән артык исеме язылган. Инде юкка чыккан Екатериновка һәм Илларионовка авыллары кешеләрен дә исәпкә ал­ганда, 5 авылдан 471 кеше Ватанны якларга киткән. Шуларның 163 е генә яу кырыннан әйләнеп кайткан. Бүген әлеге җирлектә сугыш ветераны Алексей Архипов кына исән.

Озак елларга җитәрлек итеп сыйфатлы эшләнгән обелиск янында Җиңү көненә багышланган митингка мәктәп укучылары, авыл кешеләре, район җитәкчеләре, кунаклар килгән иде.

Район башлыгы Айдар Салахов митингны ачып җибәрде. Эдуард Кузнецов исә үз чыгышын: ”Хөрмәтле авылдашлар”, дип башлады. Шулай дип әйтергә аның тулы хокукы бар. Әлеге авыл өчен башкарган эшләрен, изгелекләрен санап бетерерлек түгел. Быел ул “Ел хәйриячесе” исеменә лаек булды. Яңа обелиск һәм башка изгелекләре өчен авыл халкы да аны үзләренеке дип тоя. Аны хөрмәтләп кул чабулар да бу көнне бик көчле булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International