Йортыгызга берьюлы 15-20 кешенең аяк басуын күз алдыгызга китереп карагыз әле. Мөгаен, кемдер беразга гына булса да каушап калыр. Ә менә Фәһимә әби белән Равил Баһаветдиновлар өчен бу – күптән күнегелгән гадәти күренеш. Хәер, ишекләренең ябылып торган чагы булдымы икән? Алты баласы шау-гөр килеп, тәгәрәшеп үскәндә генә түгел, һәркайсы үз дөньясын корганнан соң да, бу өйнең ишеге ябылганы юк.
Баһаветдиновлар авылда күп бала тәрбияләгән гаиләләрдән саналса да, алар һич тә үзләренә аерым игътибар таләп итмәгән. Моның сәбәбе, мөгаен, ул-кызларын җитеш тормышта, сынау дөньяда, сөеп-яратып тәрбияләүдәндер. Әти-әнисенең тырышлыгын, булдыклылыгын, авырлыкларны сабыр гына үткәрә белүен күреп үскән балалары.
Мөслим районы Вәрәшбаш авылында крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән, әле бүген 90 яшен билгеләп үтүче Фәһимә әбинең тормышы хәзерге буын яшьләренә үрнәк итеп куярлык.
– Аллага шөкер, бернәрсәдән дә зарланмыйм. Сугыш бик күп авырлыклар китерсә дә, без аны җиңеп чыгып, бәхетле тормышка ирештек, – ди ул елмаеп.
Чыннан да бәхеткә ирешү өчен аңа бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. 7 сыйныфны үз авылында тәмамлагач, Мөслимгә барып укый. Сугыш башланганда аңа 16 яшь тулган була, сугыш башланыр алдыннан абыйсы Сәйдә армиягә алына, сугышта батырларча һәлак була. 14 яшьтән урман кисеп, аны чыгарып, уракка, колхоз эшенә йөреп, сабан сөреп, үлән җыеп чыныгып үсә ул. Әле үзе дә иген буйлы гына яшь кыз баланың урак урганда куллары тырналып, канап бетә. 1950 елда сугыштан гарип булып кайткан беренче төркем инвалид, бер аягы булмаган Мөхсингә кияүгә чыга. Ире райпо системасында, ә үзе колхозда хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Госстрах системасында дүрт елга якын хезмәт куя. Үз гомерендә аңа бик күп төрле эшләр башкарырга туры килә.
– Өйдәге эшләрне дә эшләргә, колхоз эшенә дә өлгерергә кирәк. Үзебезнең бакчадагы бәрәңгедән башка колхоз басуында да бәрәңге казыдык. Бер эшләмәгән эшебез дә калмады”, – ди Фәһимә әби.
Балаларын да бик эшчән итеп тәрбиялиләр алар. 5 кызы, төпчек уллары Равил да эш сөючән, тәрбияле булып үсәләр. Кызлары укытучы, медицина, мәдәният өлкәсе һөнәрләрен сайлый. Улы инженер булып “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгында 10 елдан артык хезмәт куя. Үзе иманлы, кешелекле булганга, Аллаһы Тәгалә аңа һәрвакыт ярдәм кулы суза.
Фәһимә әби улы Равил һәм килене Фәридә тәрбиясендә яши. Килененә яратып “кызым”, дип кенә дәшә, ярты сүздән бер- берсен аңлашып яшиләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, киленен ул үзе Казан шәһәреннән барып алып кайткан. Фәһимә әби картайдым дип, түр башында гына утырмый, бакчасында матур чәчәкләр үстерә, узган ел казыган бәрәңгене рәхәтләнеп чүпләдем, дип искә дә алып үтте.
Әбинең күзләре яхшы күрә, телевизор карый, бигрәк тә хоккейны үз итә, “Ак барс” командасы өчен җан ата. Ел саен Ураза аенда Корьәнне укып чыга, Корьәндә 114 сүрә, шуның эчендәге 6666 аятьне дә беләул. Үз гомерендә Фәһимә әби машина йөртергә һәм гармунда уйнарга өйрәнә алмадым, дип үкенечен дә белдерде.
Эшләгән эшләре өчен “Хезмәт ветераны” исемен алган Фәһимә әби инде 1990 еллардан бирле ашларда Корьән укып йөри, беркайчан да 5 вакыт намазын калдырмый, авылдашларын соңгы юлга озатырга булыша.
Күп авырлыклар күрсә дә, ул хәзерге тормышыннан бик канәгать. Гомере узып барганда нәсел дәвамчылары – 13 оныгы, 15 оныкчыкның тагы 5 баласы бар. Алар үзләренең бу дөньяга туулары белән тормыш тоткасы булган, сынмаган-сыгылмаган Фәһимә әбигә бурычлы.
– Бу дөньяда яшәү – үзе бер бәхет. Гомернең кадерен белегез. Аллага шөкер, тормыш хәзер үзе җәннәт кебек. Ач- ялангач түгелбез, өстәлебез тулы ризык, Ходай саулыктан аермасын, ди ул.
Дилфас ГАЛИЕВ