"Халык контроле" системасына хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру мәсьәләләренә багышланган яңа категорияләр кертелә

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру мәсьәләләренә багышланган яңа категорияләр кертелде.

Беренче категория катнашучыларга ярдәм итү максатыннан кертелә. Хәзер свода катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары барлык кызыксындырган юнәлешләр буенча сораулар бирә ала: контракт буенча хезмәт, гуманитар ярдәм, шифаханә-курорт дәвалануы, белем алу, эшкә урнашу һ. б.

Икенче категория диспансерлаштыруның сыйфатын бәяләүгә багышланган, анда халыкның медицина хезмәте белән канәгатьлеге исәпкә алына. Яңа функция медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар мөрәҗәгатьләрне «ТР Халык контроле» кушымтасы аша яки порталда онлайн режимда тапшыра ала:https://uslugi.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International