Күз карасыдай саклыйк

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 23 марттан башлап янгынга каршы махсус режим кертелде.

Ел саен май бәйрәмнәре алдыннан һәм ял көннәрендә гражданнарның ур­маннарга ял итәргә барулары табигать өчен бәла-каза белән тәмамлана. Ур­маннарга чыккач янгын куркынычсызлы­гы кагыйдәләрен төгәл үтәгез: бу чор­да агач төпләрендә учаклар ягу, коры үләннәр яндыру, сүндерелмәгән сигарет төпчекләре ыргыту катгый тыела.

Янгын чыккан очракта, аны үзегезнең көч белән сүндерә алмыйсыз икән, кичекмәстән 01, ә кәрәзле телефоннан 010 аша коткару хезмәтенә, 3-17-33 те­лефоны аша Минзәлә урманчылыгына хәбәр итегез, дип киңәш итә Минзәлә урманчылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International