Сарман районында булган республиканың зона семинар киңәшмәсендә 2015 елның беренче квартал йомгаклары буенча бозауларны үткән елга кимрәк алганга районыбызның “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниясе һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы тәнкыйтькә эләктеләр. Күрсәткечләрне яхшырту өчен биредә нәрсә эшләргә җыеналар?
“Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Вахитов хуҗалыгы Тулбай т о в а рл ы к л ы - с өт ч е л е к комплексы үз эшчәнлеген яхшырткан. Иске корпусларны район башлыгы Айдар Салахов таләпләренә җавап бирерлек итеп ремонтлаганнар. Биредә бүген 1 мең башка якын мөгезле эре терлек асрала, шуның 200 башы савым сыерлары. Монда терлекләрне юнәлешле үстерүгә йөз тоталар. Ферма эшчәннәренең эш шартлары да яхшырган. Узган семинардан соң гына да биредә 400 урын-түшәк ясалган. Ферма янындагы кардалар зурайтылган, азык өстәлләре булдырылган. Хуҗалыкта ферманы ремонтлау өчен иске пилораманы сафка бастырганнар. Киләчәктә бөтен терлекләрнең яту урыннары 50 мм лы тактадан җәеләчәген истә тотканда районның һәр хуҗалыгында, авылында пилорама һәм төзелеш бригадасы булырга тиеш, дип ассызыклап үтте район башлыгы Айдар Салахов. Тулбайда иске торакны торгызып анда симертүгә 100 баш үгез куйганнар, киләчәктә һәр авылдагы фермаларда үгезләрне симертү мәйданчыклары булачак. Үгезләрне симертү өчен әлләни чыгымнар китми, аларга эчкә кереп ашар һәм ятар өчен ышык урын гына кирәк. Биредә үгезләр беренче ике көнне генә улакларга салган катнаш азыкны күпләп ашаганнар, аннан соң аларның алдында катнаш азык күп торгач капкалап кына китәләр икән. Аларның алларында азык күп булгач җитәрлек кенә ашыйлар, тәрбия булганда алар көнгә 700-800 грамм үсеш бирәләр. Су белән генә өзеклек булырга тиеш түгел. Кыенлыклар б ар б илгеле, в акыт үтә дә китә, акрынлап эшли-эшли үгезләрне дә иткә тапшырырга вакыт җитә. Вак-төяк чыгымнарга тоту өчен генә дә кирәк үгезләр тоту. Семинарга килүчеләр яңа туган бозаулар торакларында булып сөт таксие белән таныштылар, 3-6 айлык, 6 һәм 12 айлык бозау торакларын карадылар. Бүгенге көндә сөт таксие 100 мең сум чамасы тора, аны көнгә 5 тапкыр эшләтсәң генә үз-үзен аклый. Яшь бозауларга пристартер бирергә кирәк. Хәзерге вакытта республиканың Актаныш, Әтнә, Балтач, Кукмара һәм Сарман районнары хуҗалыкларында пристартер биргәч бозаулар көнгә бер кило үсеш бирергә сәләтле икәне ачыкланган. Бер кило үсеш биргән бозаулар үсеп җитеп елга 5 мең кило сөт бирәчәкләре көн кебек ачык. Монда торакларда эшләр җиңеләйгән, тораклардагы тиресне өч-дүрт айга бер тапкыр гына чистартырга була.
Р е с п у б л и к а д а бердәнбер булган Актаныштагы азык тикшерү лабораториясенең белгече Рөстәм Һадиев терлек азыгы малның ашказанында ничек үзләштерелүен, тирәнтен анализ ясап рационга нинди азык өстәмәләре кушарга кирәклеген дә сөйләп китте. Бу белгеч буаз сыерларны да ике төркемгә бүлеп тәрбияләгәндә һәм аларны соңгы 20 көн эчендә раздой сыерлары сыман ашатканда алардан яхшы бозау алып булачагын билгеләп үтте. Сөт күп булсын өчен беренче чиратта сыер торган урын чиста, коры булырга тиеш. Аннары нәрсә ашаганы мөһим. Әйтик, миксер белән салатландырып бирелгән азык тизрәк үзләштерелә, каты ризык (кукурузны сабагында 40 сантиметр калдырып урырга кирәк икән) ашаган сыер сөт бирү турында уйламый. Аңа ризыкны эшкәртергә кирәк. Гомумән алганда, терлекләргә югары протеинлы һәм энергиягә бай булган азык ашатырга кирәк. Хәзер терлекләрне сукырларча ашатырга ярамый, бары тик фән кушканча ашатып кына алардан мул продукция алырга була.