“Президент белән бергә” Татарстан иҗтимагый хәрәкәтенә Минзәлә районында да кушылдылар. Билгеле булганча, әлеге хәрәкәтнең максаты – Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда райондашларны бергә туплау, аларга районны, республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашырга мөмкинлек бирү, гражданнарның активлыгын арттыру.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов районда башкарылган һәм эшләнәчәк эшләр хакында болай диде:
– “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрә-кәте барышында төрле очрашулар, мәрхәмәтлелек акцияләре, митинг, демонстрация һәм башка чаралар узды һәм узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны бу аеруча актуаль. Шәһәребез, районыбыз – туган йортыбыз, аның йөзе матур, уңайлы булуы үзебездән тора. Бик күп эшләрнең башында “Веста” күп-профильле яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова тора. Алар – “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте активистлары. Инициативасы, башкарган эшләре өчен без аңа рәхмәтле.
– Нурһади Золяевич, белүебезчә, “Веста” үзәгендә волонтерлык эшчәнлеге киң җәелгән. Алар башкарган эшләргә тукталып китсәгез иде.
– Соңгы ике ай эчендә генә дә “Веста” яшьләр үзәге байтак эшләр башкарды. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәргә ярдәм акциясе уздырылды, территория җыештырылды, биредә “Хәтер аллеясе”, алма бакчасы чистартылды. “Георгий тасмасы” акциясе уздырылды.
– Сезнеңчә, волонтерлык хәрәкәтенең яшьләребез үсешенә, аларның шәхес булып формалашуына тәэсире нинди?
– Волонтерлар хәрәкәте аша яшьләребез үзләренең сәләтләрен ача, тормышта кайнап, кыю фикерле кеше булып үсә. Яшьләр үзәге буларак, аларның күбесе урта махсус уку йортлары студентлары, өлкән сыйныф укучылары, бергә-бергә кулга-кул тотынып эшлиләр. Сугыш инвалидлары, һәлак булганнарның тол хатыннары йортларында булалар, парк-ларны, скверларны чистарталар. Иң актив волонтерлар бар, алар бер генә эштән дә читтә калмыйлар. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашып, рес-публикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның, үзебезнең район җитәк-челәренең идеяләрен, инициативаларын, программаларны тормышка ашыруда булышачакбыз.
Оешма-предприятие-ләр, мәгариф учреждениеләре, мәктәп укучылары агач утыртуда актив катнаша. “Шатлык” балалар бакчасы коллективы үз территорияләрендә агач-куаклар утыртты.
Балаларга адреслы ярдәм итү акцияләре уздырылып тора. Шундый-ларның берсе – авыру кызга – Александра Петриченкога ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырылды.
– Алда безне тагын нинди эшләр көтә?
– Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында башкарыласы эшләр тәмамлану алдында. Җиңү паркында төзекләндерү эшләре бара. Көзен бирегә танк урнаштырылган иде, парк тагын бер экспонат белән тулыланачак – Минзәлә аэроклубы тапшырган самолет куелачак.
5 май көнне РОСТО ДОСААФ җәмгыяте “Веста” яшьләр үзәге белән берлектә автопробег уздырачак, алар районыбызның 8 авылында булып, сугыш һәм тыл ветераннары белән аралашачак. Болардан тыш бәйрәм концертлары, митинг, башка чаралар бәйрәм көннәрендә шәһәрдә, һәр авыл җирлегендә узачак.
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашып, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның, үзебезнең район җитәкчеләренең идеяләрен, инициативаларын, программаларны тормышка ашыруда булышачакбыз.