Герой кайтты авылга

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүгеннән башлап Коноваловка мәктәбе Дан орденнарының тулы кавалеры Алексей Горячев исемен йөртә башлаячак.

Фионовка авылына керү юлында герой Алексей Горячевның барельефы белән мәрмәр таш кую районда зурлап үткәрелде. Әлеге бәйрәм чараларына Пермьнән өч машина белән аның балалары, оныклары һәм оныкларының балалары кайтуы - бу вакыйганың туганнары өчен дә зур бәйрәм булуын күрсәтте. Әтиләрен, бабаларын шулай зурла­ганнары өчен зур рәхмәт хисләрен алар беренче көнне мәктәптә очрашуда да, барельефны ачканда да кабат-кабат җиткерделәр. 1984 елдан соң, Дан орденнарының тулы кавалеры вафат булгач, бала­лары авылга бик сирәк кайтканнар. Биредә апасының балалары яшәсә дә, элемтәләр суына башлаган була.

Геройны зурлауга, туганнары белән элемтәне җайга салуга импульсны Николай Секунов бирә. Берничә ел элек туган идея, шул ук Николай Секу­нов акчасы белән, Алексей Горячев барельефын зурлап авылга кайтару белән төгәлләнми, ә дәвам итәчәк. Дәвам итә диюем юкка түгел. Фионовкада яшәүче Александр Тарасов истә калырлык очрашу­ларын үткәрергә ярдәм итү белән беррәттән, карап тору мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды. Коноваловка мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынба­сары Венера Пучкова герой турында мәгълүматлар җыю, митинг оештыруны әзерләүдән соң, мәктәптә Алексей Горячев музеен оештыру мәшәкатьләре белән йөри башлаячак.

Барельефны ачарга килгән мәктәп укучылары һәм күпсанлы Коноваловка кешеләренең күңелдә генә түгел, Фионовка аша табигать белән хозурланырга йөрүче һәркем Алексей Горячевның туган авылына герой булып кайтуын күреп торачак.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International