Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары пенсия акчаларын 2-9 май көннәрендә алачаклар. Калган категория пенсионерларга пенсия гадәти режимда, үз графиклары буенча тапшырылачак. Агымдагы елның июнь аеннан августка кадәр клиент хезмәтләре җәйге графикка күчә, димәк, шимбә көннәрендә халыкны кабул итү булмаячак.