Чаллыга ярминкәгә бардылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең Сарман проспектында­гы ярминкәгә районның авыл җирлекләре атна саен чиратлашып йөриләр. Яңа Тәкермәннән Гүзәл Фәррахованың кыярын, Тупачтан Зөлфирә Хәкимуллинаның яңа суйган тавыкларын Чаллы халкы бик яратып сатып алды. Районыбыз эшмәкәрләре бу көнне 200 мең сумнан артык авыл хуҗалыгы продук­циясе саттылар. Үткән якшәмбедә Әтрәкле авылында да олы ярминкә үтте. “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы 7 түшкә сыер ите сатты, мөслимлеләр йорт куяны белән сәүдә иттеләр. Зөлфирә бирегә дә килергә иренмәгән. Чаллыдагы ярминкәнең соңгысы 8 май көнне була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International