Матурлык турында кайгыртабызмы?

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстанда, шул исәптән районыбызда 25 апрельдән башлап Агач утырту көне акциясе старт алды.

Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре шушы мак­саттан Минзәлә урман хуҗалыгы питомнигында үстерелгән яшь үсентеләр әзерләп куйганнар иде. Шул рәвешле тирә-юнебездәге экологиянең сафлыгы, ма­турлыгы турында кайгыртучанлык күрсәтүче һәрбер минзәләлегә әлеге акциягә кушылу мөмкинлеге туды­рылган иде.

Шәһәребездәге “Шатлык” балалар бакчасы коллек­тивы Агач утырту көне акциясенә ныклап әзерләнде, Минзәлә урманчылыгына агач һәм куакларга алдан ук заявка биргән иде. Шулай итеп балалар бакчасы тирәсенә юкә, өрәңге, миләш агачлары һәм спрей куак-лары утыртып куйдылар.

Надежда Калинина, “Шатлык” балалар бакчасы мөдире:

– Без “Шатлык” бакчасы яшеллеккә күмелсен өчен бар көчебезне куябыз. Узган ел көзен газон үләне чәчкән идек. Быел юкә, өрәңге, миләш кебек агач­лар утырттык, хәзер 780 төп спрей утыртабыз, анна­ры сирень, зәйтүн, кизил утыртасыбыз бар. Гомумән, территориядә барлыгы 1800гә якын агач һәм куак тәрбияләп үстерәчәкбез.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International