«Органик Групп-Минзәлә» ҖЧҖ идарәче компаниянең «Мензелинский» хуҗалыгы игенчеләре иң беренче булып арпа чәчүгә керештеләр.
Район хуҗалыкларында 7200 гектар көзге культуралар, 4400 гектар күпьеллык үләннәр өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр – 500, күпьеллык үләннәр 3700 гектарда тырмаланган. Язгы чәчү өчен кирәк булган 8629 тонна сабан ашлык орлыгының 4700 тоннасы инкрустацияләнгән. Язгы кыр эшләрендә “Органик Групп-Чулман” ҖЧҖ идарәче компания игенчеләре сынатмыйлар. Алар күпьеллык үләннәрне тукландыруны – 65, көзге культураларны өстәмә тукландыруны 64 процентка үтәделәр. Район буенча бер гектарга тәэсир итү көчендә 21 килограмм минераль ашлама кайтарылган, уртача алганда бер гектарга 50 килодан да ким булырга тиеш түгел.