Сугыш дигән афәт районыбызның бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән, һәркайсында Ватанны саклаучы каһарманнар, илне азат итүче җиңүчеләр һәм гади тыл хезмәтчәннәре турында хатирәләр саклана, җиңү шатлыгы һәм утлы елларның ачысы онытылмый.
Бу куркыныч сугышның шаһитлары исән әле, әмма соңгы вакытта тарихыбызның фаҗигале битләрен кирегә борып, аны башкача күрсәтергә теләүчеләр артканнан-арта бара. Ләкин без хатирәләр һәм тарихи гаделлекнең сәясәт янәшәсендә сүз куертулардан көчлерәк икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Шуның өчен дә Бөек Җиңүгә багышланган барлык чаралар моңарчы күрелмәгәнчә актуаль һәм тирән мәгънәгә ия. Шәһәрдә һәм авылларда мемориаль урыннарны тәртипкә китерү дәвам итә. Районыбызда андый корылмаларның саны 50 дән артык, туган якны өйрәнү музеенда аларның һәркайсы исәптә.
– Һәйкәл-мемориалларның тиешенчә саклануында шигем юк, чөнки бу курку белмәс халкыбызның, җиңелмәс якташларыбызның бөек батырлыгына дан җырлау, безнең буыннан истәлек, – ди мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Анатолий Беспалов. – Күпләр бөтенхалык фаҗигасенә һәм иң Бөек Җиңүгә катнашы булганны тоеп булдырылган бу һәйкәлләр тиешенчә саклансын өчен акчаларын кызганмый. Бу эшләр төгәлләнү алдында тора. Ә Матвеевкада һәм Фионовкада исә өр-яңа мемориаль һәйкәл һәм Алексей Горячев барельефы булдырылды, Җәмәктә Фахрази Галиев бюсты куелачак. Бәйрәм тантанасы тудыру өчен һәр мәктәп микрорайоннарда яшәүчеләр өчен уңайлы вакытта патриотик музыка яңгырата. Мәктәп укучылары патриотик темага булган федераль, республика, төбәкара проектларда, конкурсларда, акцияләрдә катнаша. Укучыларыбыз 50 дән артык шундый акциядә катнашты, шуларның 30 ы җиңүче һәм призерлар булды.
“Родные лица Победы” акциясе укучыларга тәрбия бирүгә тәэсир итүче иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Укучылар һәлак булган бабаларының 200 дән артык фотопортретын әзерләде, алар колонналарда демонстрацияләү өчен җыелды. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, һәлак булган туганнарның фотопортретларын әзерләү аеруча башлангыч сыйныф укучыларында кызыксыну уятты. Барлык материаллар – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының, туганнарының батырлыклары турындагы тарихи истәлекләрне хөрмәт итү бүләге, укучыларның үз тамырларына, туган якны өйрәнүгә һәм сугышчан реликвияләрне саклауга, сугыш ветераннарына һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт хисләре формалаштыру ул.
Район укытучылары- ның профсоюз оешмалары инициативасы белән мәгариф бүлеге начальнигы педагогик коллективларның “Хәтер һәм йөрәк аша” дип исемләнгән үзешчән сәнгать смотр-конкурсын уздыру турында карар кабул итте. Коллективларның йомгаклау концерты шулкадәр күп халык җыйган иде ки, залда хәтта урын да юк иде, халык басып тамаша кылды. Барлык чыгышлар югары һөнәри осталык белән башкарылды. Күп кенә чыгышлар күзләргә яшь китерде. Хезмәттәшләре өчен җан атарга килгән педагоглар гына түгел, пенсия яшендәгеләр, яшьләр, мәктәп укучылары да яратып карады концертны. 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Троицкая башкаруындагы “Ты помнишь, Алеша, дороги Смоленщины...” шигыре бер сулышта тыңланды. Милли киемнәр кигән «Рябинушка» (Николаевка) һәм «Мәлкәнәй» (Яңа Мәлкән) ансамбльләренең шаян чыгышлары, шул исемдәге фильм кадрларын күрсәтеп башкарылган “Девчата” күренеше – болар барысы да тамашачы күңелен әсир итте. 3 нче урта мәктәп коллективы башкарган реквием аеруча игътибарга лаек. Композициядә катнашучылар сәхнәгә халык фаҗигасе символы буларак, шәмнәр яндырып, портретлар күтәреп чыктылар, шигырьләр укыдылар. 1 нче урта мәктәп хоры чын професиионалларча башкарган ике җыры белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Алып баручылар тамашачыны михнәтле сугыш елларына кайтарды, район тормышыннан гыйбрәтле фактлар китерде (фронтка күпме кеше киткән, һәлак булган, герой булган һ.б.лар). Бу концерт район халкына чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды.