Дүрт көнгә сузылган бәйрәм

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Һич арттыру түгел, быел узган “Идел-йорт” үзешчән театр коллективларының XV регионара фестиваленең Минзәлә зонасы туры аеруча югары дәрәҗәдә узды.

Фестивальнең беренче көнендә Мөслим районы Мәдәният йорты халык театры коллективы Равил Сабырның “Абага алмасы ачы була” дигән драмасы белән (режиссеры Зөлфия Фәхертдинова) тамашачыларыбызны көләргә дә, еларга да мәҗбүр иткәнгәме, халык дүрт көн буена башка үзешчән коллективларны да карарга агылып йөрде.

Актаныш районы Киров авылы халык театры Әсхәт Мирзаһитовның “Аналар көтә- ләр улларын” драмасы (режиссеры Алсу Хуҗина) белән көчле сәнгать әсәре күрсәтте. Мөслимлеләр һәм актанышлылар стабиль рәвештә ел саен яхшы әсәрләр, яхшы режиссура, яхшы уен белән аерылып торалар.

Яшерен-батырын түгел, узган бер-ике елда Сарман районы Мәдәният йорты халык театры бераз йомшаграк чыгыш ясады. Быел исә Фоат Садриевның “Әхти, егетләр!” комедиясен водевиль буларак күрсәттеләр. Әлмәт театры артисты Эдуард Латыйпов сәхнәләштергән әлеге әсәр чынлап та водевиль булып өлгергән. Җырлы-биюле, Фоат Садриев әсәрләренә хас булганча камил телле “Әхти, егетләр!” комедиясе халыкны рәхәтләнеп ял иттерде.

Үзебезнең Тауасты Байлар авылы Мәдәният йорты халык театры Наил Гаетбаевның “Аты барның – дәрте бар” комедиясе (режиссеры – ТРның атка­занган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева) белән фестивальне йомгаклады. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде, бу турыда театр директоры Роберт Шәймәрданов шаяртып та алды: “Утырып торырга залда урын тапмадым бүген”, – диде.

Россиянең театр эшлеклеләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, Язучылар Союзы берлеге рәисе урынбасары Г.Каюмов, куючы режиссер Альберт Сәхәбетдинов, ТРның халык артисткасы Рәзилә Муллина, артист Ильяс Закиров, составындагы жюри коллектив- ларның хезмәтенә үз бәясен куйды, төрле номинацияләрдә Мактау грамоталарын тапшырды. Ләкин һәр спектакль ул – уртак хезмәт җимеше һәм үзешчән артистларыбызның һәммәсе мактауга лаек. Алар күзгә күренеп елдан-ел остара, шомара баралар. “Халык театрларының атасы” Камил Саттаров әйтүенчә, быел өстенлек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күрсәтелгән әсәрләргә бирелә. Болар исә Мөслим һәм Актаныш районнары коллективлары әсәрләре. Кайсысының Казанда чыгыш ясаячагы соңрак билгеле булачак.

Нурсибә АДИЕВА, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International