Көз чәчкән уңды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Районыбыз хуҗалыклары узган көздә 19327 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырган иделәр. Шуның 9039 гектары арыш, калганы – көзге бодай. Көзге культуралар кышны яхшы кышлаганнар, хәзер аларны өстәмә тукландыру бара. Көзге культураларны күбрәк чәчкән хуҗалыклар отты. Язын туфрак бик тиз кибә – ул тәүлегенә гектарына 160-180 тоннага кадәр дым югалта. Апрель аеның 17 сеннән 23 енә чаклы яуган 10,76 миллиметр яңгыр басуларның тигез өлгерүенә ярдәм итте. Шуңа күрә игенчеләребез дым каплатуны оптималь срокларда башкарсын иде. Язгы кыр эшләренә “Заиковский” ҖЧҖ, “Мензелинские зори” агрофирмасы хуҗалыклары зур әзерлек белән килделәр, алар үз чиратында кыр эшләренә дә яхшы гына кереп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International