Анна Тюкменова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Районыбызның Яңа Мәлкән авылында гомер итүче тыл ветераны Анна Тюкменова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, “1941-1945 елларда­гы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медале, район башлыгының махсус бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне район аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева тапшырды. Яңа Мәлкән авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Резеда Шигапова да юбилярга бүләк бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International