Медальләр тапшырылды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов Гөлек авылы клубында Урыс авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды.

Бу авыл җирлегендә 55 тыл ветераны исәпләнә. Нурһади Гыйльфанов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде:

– Сез ил өчен, Җиңү өчен бар көчегезне биргәнсез, сынатмагансыз! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Аннары ветераннарның күкрәкләренә медальләр такты. Соңыннан ветераннар авыл үзешчәннәре һәм мәктәп коллективы көче белән әзерләнгән концерт, сугыш чорындагы булган вакыйгаларны сурәтләгән һәм хәзерге вакытта сугыштан кайтмаган солдатларны көткән әбиләр язмышын чагылдырган театраль өзек карадылар. Тантана мул чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International