Нефтьче ветераннар очрашуы

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, МУРБ да эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре бергә җыйналып, чәй эчтеләр.

Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, Азнакай бораулау эшләре идарәсе начальнигы Җәмил Мостафин, МУРБ ветераннары советы рәисе Әнәс Фахриев катнашты. Чәй өстәле артында ветераннарны борчыган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, МУРБның Минзәлә участогы өчен җаваплы булган Лилия Кулькова тарафыннан оештырылган концерт программасын карадылар, ветераннар исә, үз чиратында, хатирәләр белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International