“Мәрхәмәтле Татарстан” дип исемләнгән изге эшләр башкару эстафетасы кысаларында үзәкләштерелгән китапханә китап укучыларга үзләре укыган китапларын китапханәләргә тапшырырга тәкъдим итә.
Әлеге эстафетаның максаты – китап укуны пропагандалау. Үзләре укыган китапларын агымдагы ел дәвамында китапханәгә тапшыручы укучыларыбыз да бар. Алар: Юля Яппарова, Мэлс Иликов, Надежда Михалкина, Роман Баев, Лина Попова, Лариса Егорова, Светлана Кондратьева, Р.Гыйләҗетдинова, Николай Антонов, Дилә Фасаева, Валентина Бородина, Алсу Григорьева, Гөлүсә Авзалетдинова. Рәхмәт аларга.
Китапханәдә шулай ук даими рәвештә “китапны укы да – башкага бир” китап күргәзмәсе эшләп килә.