Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Татарстан Респуб-ликасы территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Әлеге чара 28 апрель көнне, сәгать 9 да, Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт адресы буенча урнашкан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе кабинетында белгечләр (башкарма хакимиятнең федераль органнарның территориаль органы, ТРның башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, ТР прокуратурасы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар) катнашында узачак.