70 яшьлек шофер

2015 елның 24 апреле, җомга

– Безнең алыштыргысыз кешебез, – диләр аның турында “Органик Групп- Чулман” ҖЧҖ идарәче компания җитәкчеләре.

Дөрестән дә, Өлфәт Фәрдиев, күп еллар шахтер, шофер булып эшләп, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган өлкән хезмәткәр.

 Өлфәт абый өч мәктәптә укый: Югары Байлар, Түбән Тәкермән, Күзкәй. Пермь крае Гре­мячинский шәһәренә шахтага эшләргә китә. Кичке якта шәһәрдәге ДОСААФта укып, шофер һөнәре үзләштерә. Армия сафларында Венгриядә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Воркута шәһәренә шахтага эшләргә китә. Эшләгәндә читтән торып шәһәрнең тау технику­мында укый, мастер бу­лып эшли башлый. Җир астында эшләгәндә үк шахтаның участок на­чальнигы Александр Сав­ченко: “Өлфәт белән раз­ведкага барсаң да була”, – дип һәрчак әйтә торган була. Шахтада 10 елдан артык хезмәт куйганнан соң, “ЛИАЗ” автобусында шахтерларны эшкә йөртә. 50 яше тулгач, Хуҗәмәт авылында бер иске генә өйне сатып алып, шуның янына яңа өй җиткерә. Шул ук вакытта Хуҗәмәт катнаш азык заводына “КамАЗ” автомашинасын­

 да шофер булып эшкә урнаша. Ул оешма тара­лу хәленә җиткәч, аны Минзәлә икмәк кабул итү предприятиесенә куша­лар. Әлеге оешма да бан­кротлыкка чыккач, Өлфәт ага тик ятарга уйламый – “Куйбышев” хуҗалыгына эшкә урнаша.

Теләсә-нинди кырыс һава шартларында да, алсыз-ялсыз йокысыз төннәр үткәреп, хуҗа- лыкка кирәкле булган йөкләр ташучы Өлфәт Фәрдиевнең идарәче компаниягә керткән өле- ше бәяләп бетергесез.

– Бу фидакарь җан ял һәм бәйрәм көннәре белән дә хисаплашмый. Кушыл­ганны җиренә җиткереп үти, сүз тыңлаучан. Олы яшьтә булса да, чырыш­лыгы, риясызлыгы белән идарәче компаниядә ихтирам-хөрмәт яулады. Еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча мактап телгә алы­на, техникасын һәрчак төзек тота. Гомумән, ул күпләргә өлге булырлык, – ди филиал җитәкчесе Линар Ахунов.

Өлфәт аганың үгет- нәсихәткә, өйрәтүгә мохтаҗлыгы юк. Үзенә билгеләнгән эше, алды­на куйган максаты, ыж­гырып торган арбалы “КамАЗ”ы бар. Иңнәренә төшкән җаваплылыкны тоеп, яз җитү белән, чәчү эшләрендә катнаша, ан­нары сенаж-силос сала, урып-җыюда да сынат­мый ул.

Хезмәттәшләре Габ­дулла Гәрәев, Мөнзил Гыйльметдинов, Зөфәр Минаев аны шаяртып “безнең шахтер” дип кенә эндәшәләр. Әйе, ул һәрвакыт эштә, автомоби­ле ватылса, эштән кайту белән бераз капкалап ала да, “КамАЗ”ын иртәнгә ре­монтлап та куя.

Күп вакытта авырлык- ларга ихтыяр көчен каршы куеп барылса да, Өлфәт Фәрдиев бернәрсәдән дә зарланмый.

Тормыш иптәше Рәсимә ханым белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Шушы ара­ларда 70 яшен тутырса да, Өлфәт ага яшьләр кебек янып, булсын дип эшләп йөри.

 

 Язма герое портретына штрих

– Бездә эшләгән кешегә һәрвакыт эш бар, һәм аның күләме дә куйган хезмәттән чыгып түләнә. Димәк, акча алу үзеннән тора.

Иң әһәмиятлесе – бездә кешенең кадере бар. Шуңа күрә эшне өзлексез алып барырга, идарәче компаниягә төрле йөкләр ташырга тырышабыз. Киләчәктә дә шулай тату эшләргә язсын иде, – ди ул, олы канәгатьлек белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International