Ничә тапкыр кисәтүләргә карамастан, “Сетевая компания”нең Түбән Кама электр челтәрләре шәһәрдәге подстанциягә КТС куюны сузып килә.
Юкса, бүгенге көндә куркынычсызлык чараларын алдан күрү бик мөһим. Шуңа да бу хакта бик борчылып сөйләде террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Нәкыйп Илдарханов. Комиссиянең чираттагы утырышында район прокуроры Феликс Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов катнашты.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча кабул ителгән программа нигезендә районда башкарылган эшләр буенча Россия эчке эшләр бүлегенең Минзәлә буенча полиция бүлеге начальнигы Евгений Клещевников сөйләде. Ул белем бирү учреждениеләренә КТС (куркынычсызлык сигналы кнопкасы) куюның ничек барганын сөйләде. Әмма видеокүзәтү һәм хәбәр итү системасының бар җирдә дә эшләмәвен билгеләп үтте. Барысы да акча юклыкка килеп терәлә. Акча юклык 2010 елда ук Минзәләгә кайткан видеокамераларны аеруча халык күп җыела торган урыннарга кую мөмкинлеге бирми.
сүз уңаенда
Утырышта катнашкан район хәрби комиссары Сергей Владимиров тиздән хәрби комиссариат бинасына камералар куелачагын әйтте. Алар белән тирә-як урамнарын да контрольдә тотып булачак. Гомумән, һәр учреждение саклау чараларына акча кызганмаска тиеш. Каравылчымы, ведомстводан тыш саклау хезмәтеме, видеокамерамы, ныклы йозакмы – барысы да кирәк. Террорга каршы гына түгел, элементар караклык турында да онытмыйк.