Кабат чемпионнар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Баулы районында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге узды.

Минзәлә район данын гимна­зия укучысы Булат Сәрваров һәм авыл хуҗалыгы тех­никумы студенты Альбина Шәмсетдинова яклады. 95 кг авырлык категориясендә Бу­лат абсолют чемпион булып калды. Альбина, 70 кг югары­рак үлчәү категориясендә чы­гыш ясап, шулай ук чемпион титулын яулады. Ике көрәшче дә Татарстан җыелма коман­да составында апрель аен­да Казанда үтәчәк Россия Беренчелегендә чыгыш ясая­чаклар. “Бу уңышларга ирешү өчен көрәшчеләргә соңгы берничә ай эчендә бик күп ты­рышырга туры килде”, - дип хәбәр итә тренерлары Рәмзил Бәдриев. Булат Сәрваров ике көн гимназия көрәш залында Ленар Заһриев кулы астын­да шөгыльләнсә, атнаның өч көнен авыл хуҗалыгы технику­мы залына Рәмзил абыйсына йөргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International