Кызыл сан кебек кызармас өчен

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Әтрәкледә үткән семинарда терлекчелектәге беренче квартал йомгакларына анализ ясаганда район башлыгы Айдар Салахов экрандагы таблицаның кызыл төстәге цифрларга күрсәтеп, кайбер хуҗалык җитәкчеләренә: “Сезгә дә шулар кебек кызарыр чак җитте”, - диде.

Чыннан да, хуҗалыкларда тотрыклылык җитми. Моңарчы тулаем савым, туган бозаулар саны, үрчем, малларның сакланышы буенча “Мензелинские зори”ның Вячеслав Чебашев җитәкләгән Николаевка хуҗалыгы гел тәнкыйтьләнеп килсә, хәзер, әллә ни яңгыравык булмаса да, күрсәткечләре стабильләшеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началь­нигы Юрий Исламов төзегән үзенчәлекле рейтингта бе­ренче квартал нәтиҗәләре буенча хәтта беренче урын­га чыкты. Ә былтыр үрнәк итеп күрсәтелгән “Калморза” хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеровка, киресенчә со­раулар арта бара. Вакытында каплатылмаган сыерлар – вакытында алынмаган бозаулар, тулаем савылган сөтнең көтелгәнчә артмавы дигән сүз.

Ә “Калинин” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Биктиме­ров бухгалтериянең саннарны дөрес бирмәвен таныр­га мәҗбүр булды. Коллективның хезмәтен шулай бер кеше юкка чыгара да куя шул. Саннарны бармактан су­ырып куймас өчен реаль обстановканы белергә кирәк. Аның өчен саннарны фермага барып алырга кирәк. Саннар дөрес түгел икән – контроль үлчәү, контроль савым үткәрелми, гомумән, контроль йомшак дигән сүз.

Агрофирмаларда финанслар инвесторлар кулын­да булгач, хуҗалык җитәкчеләре барысын да эшләп бетерә алмыйлардыр. Шул ук вакытта инвесторларның ярык тагарак белән калган хуҗалыкларга ярдәм кулы сузуын да онытмаска кирәк. Әмма үз кул астындагы белгечләрнең, терлекчеләрнең, сыер савучыларның эшчәнлеген ныклы контрольдә тоту хокукы хуҗалык җитәкчеләре кулында бит.

Радик Фәттахов – үзе инвестор да, үзе баш менед­жер, хуҗалык җитәкчесе дә булгач, семинар үткән “Заиковский” хуҗалыгында мондый проблемалар юк. Әмма ул да, чит инвестор кулына эләгәсе килмәгәч, өч тапкыр банкротлык аша үтеп, бүгенге халәтенә иреште. Аның мисалында менеджер сүзенең туры һәм тулы мәгънәсен күрергә була. Читтәге уңай тәҗрибәне өйрәнә-өйрәнә тулаем күрсәткечне мал санын артты­рып кына ирешеп булмаганлыгын аңлады. Акрынлап кына фәннең бөтен казанышларын кулланып (ясалма орлыкландыру, туганнан башлап терлекләргә вакци­нация, “Селекс” бухгалтерия программасы, лаборато­рия аша тикшертеп азыкны ферментлаштырып бирү, раздойны (яңа бозаулаган сыерларны өч тапкыр саву) җайга салу һәм башкалар) җитештерүнең интенсив юлына күчә бара. Аның фермасында елына 3 мең ки­лограмм сөт бирүче сыерларга – зыянга эшләүче дип кенә карыйлар. Ә күп хуҗалыкларда яңа туган бозау­ларга да вакцинация ясалмый. Хезмәт ресурсларының потенциалы биредә дә зур түгел. Шуңа савым сыерла­ры торган корпусларга сөт үткәргечләр куелды. Шул ук вакытта корпусларда идеаль тәртип хөкем сөрә. Бөртекне пешерүнең төрле ысулларын сынап караган­нан соң, үткән гасыр да ук уйлап чыгарылган КВ-300 маркалы пар казаннарына әйләнеп кайтканнар. Газ да, мазут та түгел, утын белән ягыла. Радик Фәттахов яңа технологияләрне, фән казанышларын турыдан-туры савымчыларга, терлекчеләргә өйрәтергә әзер инде. Шунда ук махсус класс бар. Интернет кергән. Һәр хуҗалыкның савымчысын, терлекчесен бу фермага алып килеп күрсәтергә иде. Йөз тапкыр сөйләгәнче, бер тапкыр күрүең файдалырак бит. Ферма тизәгеннән югары технологияләргә килеп җитүне үз күзләре белән күрсәләр, башка фермаларда да алга китеш сизелер­лек булыр иде.

акцент

Кызыл сан кебек кызармас өчен терлекчелекне көндәлек игътибардан калдырмаска гына кирәк. Заводлардагы кебек өзлексез технология бит ул. Сау-сәламәт, югары продуктлыкка ия бул­ган бозау тусын өчен ясалма орлыкландыруның мөһимлеген аңлаудан башлап беренче көннәрдән үк малларны көн саен баланслап ашату гына түгел, аларның яшәү шартларын яхшырту өчен тырышырга кирәк. Сыер – безнең туендыручыбыз бит. Әлеге текстта әйтеп бетерә алмаган сүзләрне китергән таблицалардан аңлап һәм күреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International