Түләү системасы үзгәрә

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Вакытлыча эшкә яраксызлык; йөкле булу яки бала табу; йөккә узу буенча иртә срокта учетка басу; бала туганда; яшь бала караганда; производствода зыян күргән өчен өстәмә отпуск алганда түләүләр башкару системасының схемасы тулысынча үзгәрәчәк.

Агымдагы елның 1 июленнән Татар­стан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” дип аталган пилот проекты тормышка ашы­рыла башлаячак. Ул барлык эшләүче гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә ка­гыла.

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча җирле бүлекчәсе эшләүче гражданнар алырга хокуклы булган пособиеләрнең күләмен билгеләячәк һәм граждан теләге буенча әлеге түләүләрне банктагы шәхси счеты­на күчерәчәк яки почта переводы аша җибәрәчәк. Пилот проекты барышында РФ Социаль иминият фондына пред­приятие һәм оешмалар түли торган им­ният взнослары түләүләре системасы да үзгәрә. Бүгенге көндә РФ социаль иминият фондына исәпләнгән имини­ят взносы суммасы белән эш бирүче түләгән пособие арасындагы аерма күчерелеп барыла. Яңа схема буенча исә иминиятләнүчеләр мәҗбүри соци­аль иминиятнең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш булалар.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: әгәр дә пособие хисаплар өчен до­кументлар дөрес тутырылмаган яки мәгълүматлар җитешми икән – фондның региональ бүлекчәсе иминиятләнгән за­тка хәбәр хаты җибәрә, соңгысы әлеге хәбәрне алу белән биш эш көне эчендә төзәтмәләр кертергә, документларны өстәмә мәгълүматлар белән тулылан­дырырга һәм фонд бүлекчәсенә кабат тапшырырга тиеш була.

Яшь бала караучы хезмәткәргә ай саен түләнә торган пособие бирү хоку­кы бетерелгән очракта, эш бирүче өч көн эчендә бу хакта фондның региональ бүлекчәсенә мәгълүмат җиткерергә тиеш.

Эшкә яраксызлык кәгазе (больнич ный) дөрес тутырылмаган очракта биш эш көне эчендә фондның региональ бүлекчәсе әлеге кәгазьне, төзәтмәләр кертер өчен, эш бирүчегә кире кайтара. Төзәтмәләр кертелгән эшкә яраксызлык турындагы кәгазьне кабат алгач, Фонд өч эш көне эчендә пособие билгеләү һәм түләү турында карар чыгара.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча исәпләнә торган пособиенең өч көнен үз хисабыннан эш бирүче (оешма) үзе, ә 4нче көннән башлап калган период өчен РФ Социаль иминият фонды бюджетын­нан фондның региональ бүлекчәсе түли.

“Турыдан-туры түләүләр”нең өстенлеге

Иминиятләүче өчен:

- оешма әйләнешендә йөри торган акчалар пособие түләүләренә китмәү сәбәпле янга калачак;

- 4-ФСС формасы буенча отчет про­цессы гадиләшә.

Иминиятләштерелгән зат өчен:

- Пособие түләүләре вакыты хезмәт хакы түләнә торган вакыт белән бәйле булмаячак.

- Эш бирүченең финанс хәленә бәйсез рәвештә пособиеләрне алуга тулы га­рантия.

Шулай ук агымдагы елның 1 июленнән иминиятләүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләү буенча үз хезмәткәрләренә пособиеләр хисаплау һәм түләү хезмәтләрен башкармаячаклар.

Өстәмә мәгълүматны (88552) 71- 48-24, (885555) 3-22-03 телефоннары аша алырга мөмкин. Әлеге тема ха­кында тулырак menzela.ru сайтыннан укып таныша аласыз.

акцент

Хезмәткәргә иминият очрагы таләп ителгәндә, әйтик авырып китеп больничный алганда, ул үзенә тиешле түләүләрне, по­собиене күчерер өчен счет рек­визитларын күрсәтеп (банк сче­ты, почта адресы) һәм әлеге түләүләрне билгеләү өчен тиеш­ле документларны (эшкә ярак­сызлык кәгазе, баланың туу ту­рындагы таныклыгы һ.б.) теркәп, эш бирүче исеменә гариза язарга тиеш була.

Фәрит НӘҖМИЕВ,

РФ социаль иминият фондының ТР бу­енча 15 нче филиал директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International