Җир дә яклауга мохтаҗ

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 2 гыйнварында РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Дәүләт җир күзәтчелеге хакындагы яңа Положениене раслады.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Феде­раль служба һәм аның территориаль органнары туфракның уңдырышлы катламын үз белдегең белән алу, бер урыннан икенче урынга күчерү, юк итү, шулай ук пестицидлар, агро­химикатлар яки кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәгә зыян салучы матдәләр, производство калдыклары белән сак эш итү кагыйдәләре бозылуын; җирне яхшырту буенча башкары­лырга тиешле эшләрнең һәм туфракны җил, су эрозиясеннән һәм башка шундый зыян салучы процесслардан саклау кагыйдәләре сакланышын; авыл хуҗалыгы кулланылышында булган җир участокларының мәҗбүри рәвештә файдаланылу­ын тикшерү буенча дәүләт җир күзәтчелеге алып баралар.

2014 елда Ветеринар һәм фитосанитар Федераль служ­басы тарафыннан Минзәлә районы буенча җир күзәтчелеге өлкәсендә җир закончалыгын бозу буенча 11 хокук бозу очрагы теркәлде. Якынча 40 мең сумлык штраф салынды, шуның 30 мең сум күләмендәгесе түләнде.

Контроль-күзәтчелек чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләр булган 16,5 га җир тикшерелде (авыл җирлекләре составына кертелгәннәре дә). 16,5 га җирдә хо­кук бозулар теркәлде, предписаниеләрне үтәү нәтиҗәсендә 15 га мәйданда (җирләр культивацияләнгән, агрохимик тикшеренүләр узган, чүп түгү урыннары юк ителгән) хокук бозу очраклары бетерелгән, шулай ук 56,5 га авыл хуҗалыгы җирләре булып саналган җирләрнең дә файдаланылмавы ачыкланды.

Айдар АСАДОВ, Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International