Бөтен шартларын туры китереп эшкәртелгән җиргә, көчле, авырулардан сакланган бөртек чәчсәң һәм “яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында иссә” көзге бодайның бер бөртегеннән өч башак үсеп чыгарга мөмкин. Ә һәр башакта утыз бөртек булса... 3х30=90 дигән сүз. Җитештерүнең кайсы тармагы шундый керем бирә ала.
Авыл җирендә эшләү беркайчан да җиңел булмады. Әйе, яшәү шартлары шәһәрнеке белән тигезләште. Юлларны да асфальтлап куя алсак, миңа калса, авылда яшәү өстенлерәк була барачак. Шулай да чәчү алдыннан быел проблемалар тагын да күбәйде. Безнең районда бер “Заиковский” хуҗалыгы гына техника төзеклеге, ашлама тупланышы, ягулык-майлау материаллары запасы ягыннан язгы чәчүгә әзер. “Әнәк”кә караган Мөшегедә дә тоткарлыклар булмаячак.
“Мензелинские зори” хуҗа- лыклары соңгы вакытта шактый көчсезләнсә дә, җирнең кадерен белүче инвестор, Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов авыл кешеләрен авырлыклар белән бергә-бер калдырмаячагына шик юк.
Арча районының “Кырлай” хуҗалыгында рапс маен дизель ягулыгы буларак кулланалар. “Мензелинские зори” былтыр да, быел да ул культураны күп чәчте. Техниканың егәрлеге дә арта, фильтрлар да бик пычранмый икән. Дөрес, бәясе турында дәшмиләр. Бездә бу төр ягулыкны куллану турында сүз чыкканы юк әле.
“Вамин”нан районда яңа бер структура төзелүе дә өметләр уята. “Хәрәбә” бу очракта экономикага гына кагыла. Чөнки бу авылларда элек тә, хәзер дә тырышып эшләүче халык яши, язгы 15-20 көндә генә түгел, җәйге, печән, сабан урагында көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр булганда быелгы “кризис”ны да җиңеп чыгарбыз. Өметләр – игенчеләр өчен уңай килүе турындагы фаразларда. Ә табигать нигәдер ашыктыра! Димәк, чәчүне май уртасында түгел, ә апрель ахырларында тәмамларга туры килә түгелме соң?
Россия хөкүмәте дә, бүгенге кояш җылыткандай, банклардагы акчаларын тизрәк синтезлый башласын – регионнарга, хуҗалыкларга юнәлтсен иде.
Быелгы кредитларны фәкать эре хуҗалыклар гына ала алачак. Ә җирләре һәм маллары булган фермаларга, гаилә хуҗалыкларына субсидия биреләчәкме, ул ярдәм чәчү башланганчы кайтып җитә алырмы?! Безнең фермерлар техник коралланыш ягыннан шактый көчсез бит. Ашлама алучылар турында уйларга да юк.
Язгы чәчү белән беррәттән район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларда һәм инициативалы кешеләргә “симертү мәйданчык”лары оештырырга ярдәмне җәелдерү буенча эш алып бара. Авылларда буш корпуслар җитәрлек әле. Радик Фәттахов, исә, инде Калтактагы элеккеге мастерской бинасына симертүгә үгезләр куйган. Фермерлар мал сатмакчы, икенчесе алырга җыенып йөри. Җитештерүчән хезмәтнең туктаганы юк районда.
Сөт җитештерүче хуҗа- лыклар, гаилә фермалары саткан өчен заводтан гына түгел, Россия, Татарстан хөкүмәтләреннән субсидия төсендә өстәмә керем алалар. Түбәндә ике ай эчендә сөт сатудан хуҗалыклар кассасына кергән акча (мең сумнарда)
Беренче графа – хуҗа- лыклар, гаилә фермалары, икенче – федераль, өченче – Татарстан бюджетына бирелгән субсидия.
“Сөт иле”
агрофирмалары 1250 -
Калинин 222 467
Калморза 89 187
Николаевка 223 471
Заиковский 363 766
ИП “Салихов” 14 29
ИП “Вәлиев” 16 34
ИП “Шереметьев” 13 28
ИП “Красноперов” 11 24
ИП “Казанцев” 10 23
Аңлатма. “Сөт иле”нә караган агрофирмаларга субсидияне үзәкләштереп Казан аша бирәләр. Субсидия алучылар арасында сөт җитештереп сатучы башка фермерларның булмавын сөтне сөт эшкәртү заводына тапшырмау белән аңлаталар.
безнең белешмә
Бөртеккә өстәмә көч бирер өчен бер гектарга кимендә 50 килограммнан да ким булмаган ашлама (тәэсир итү көче) кертелергә тиеш. Республика шуның 12 килограммын ярдәм рәвешендә бирә. Минзәлә агрофирмалары ашлама сатып алырга кредит рәсмиләштерә алмыйлар. “Заиковский” хуҗалыгы үз акчасына алып кайтып куйды.
Тагын бер проблема – хуҗасыз булган пай җирләре законлаштырылмаган. Шуңа Россия субсидия лимитын киметә, бу җирләр көзгә кадәр рәсмиләштерелмәсә, ашлама өчен алынган Татарстан субсидия акчасын да кире кайтарасы була. Сораучы булмаган пай җирләре авыл җирлекләренә рәсмиләштерелсә, арендага биреп күпме керем эшли алырлар иде.
Хуҗалыкларда бөртек бар. Әмма аның күбесе сортсыз. Шуңа ашлама да бик аз булса, югары уңышка өметләнеп булмый.
Татарстан хөкүмәте быел язгы чүчүне башкарып чыгу өчен дизель ягулыгын 31,60 сум белән генә бирә.
Илдус ШАҺИЕВ