Районыбызда дәүләт программалары буенча социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзү, капремонтлау эшләре быел да дәвам итә. Алар арасында хәзерге гимназия бинасын балалар бакчасы урнаштыруга әзерләү, ә гимназияне күчерү өчен элеккеге һөнәр училищесы бинасын капиталь ремонтлау да бар.
Изыскательләр урамындагы, 3/15Б адресы буенча 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы өчен бинаны капремонтлау “Лига” ҖЧҖ төзүчеләренә йөкләнгән. Биредә төзүчеләр февраль ахырында ремонт эшләрен башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә объектта 30 кеше эшли.
“Лига” ҖЧҖнең ПТО начальнигы Владимир Петров безне төзелеш барышы белән таныштырды:
– Хәзер төзүчеләр түбә ябарга әзерләнәләр. Каникуллар башланганчы төзүчеләр карамагына ике катлы бинаның бер өлеше бирелгән иде. Эчке якта демонтаж һәм кабаттан планировкалау эшләре бара, стеналарны штукатуркалау, тигезләү башкарыла. Бу объект гадәти түгел, моңарчы укулар алып барылды, уку процессына комачаулык тудырмаска тырыштык, төзүчеләр аерым ишектән йөрде, ял көннәрендә көчәйтелгән режимда эшләдек. Югарыда саналган эшләргә параллель рәвештә эчке инженерлык челтәрен (җылылык, су, канализация системаларын) яңарту эшләренә керешергә кирәк. Бинаның тышын яңарту, тәрәзә-ишекләрен алыштыру, территориясен төзекләндерү кебек эшләр дә башкарылачак. Вәсил Гыйләҗетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары:
– Татарстан Хөкүмәте тарафыннан берьюлы ике объектка акча средстволары бүлеп бирелде, берсе гимназияне күчерү өчен училище бинасына капремонтка 49 млн сум, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча балалар бакчасы өчен гимназия бинасын капремонтлауга – 56 млн сумга якын, шуның шуның 15 млн сумы мебель өчен, калганы – төзелеш эшләренә. Әлеге объектларны августта тапшыру планлаштырыла. Шуңа күрә мәгариф учреждениесе җитәкчелегенә төзүчеләр эшләрен дәвам итәрлек итеп, шул ук вакытта балаларның укуларына зыян китермичә, тиешле шартлар тудырырга кирәк.
Бер көйгә генә эшләп торучы гимназия коллективы өчен күченү мәшәкатьләр тудырыр, билгеле. Әлеге бакча нәниләр өчен дә, алаларның ата-аналары өчен дә зур куаныч булыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта минзәләлеләргә өстәмә эш урыннары да булдырыла дигән сүз.
Наил Габдуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе:
– Гимназия бинасы кайчандыр балалар бакчасы өчен дип төзелә башлаган, проекты да балалар бакчасыныкы, кабинетларын үзгәртеп ясарга туры килгән. Хәзерге вакытта гимназия буларак та бинасы нормативларга туры килми: түшәмнәре тәбәнәк, тәрәзәләре тар, спортзал кечкенә булгач укыту программаларын үти алмыйбыз. Әйтик, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкинлек юк. Балалар бакчасы буларак та бүлмәләр федераль таләпләргә туры килми. Әйтик, вентиляция торбаларыннан башлап баскычларына кадәр. Өстәвенә бинага капремонт вакыты да килеп җиткән: җылылык, су, канализация системаларын алыштырырга кирәк. Шуны истә тотып, Хөкүмәтебезгә шундый тәкъдим белән чыктык та. Республика җитәкчелегенә рәхмәт: гимназия белән шушы балалар бакчасы бинасын капремонтлауга 100 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелде. Бу безнең өчен бик тә мөһим, чөнки күпме социаль проблемалар хәл ителә: гимназия иркен бинага күчә, өстәмә балалар бакчасына да ия булабыз. Чөнки балалар бакчасына 1,5 яшьлектән башлап 300гә якын бала чиратта тора.
Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, киләчәккә дә карарга кирәк. Ата-аналарга да шуны аңлатырга тырышабыз.
акцент
– Әйе, капремонт башлану гимназия коллективы өчен мәшәкатьләр тудыра. Төзүчеләр уку елы беткәнне көтәрләр иде, объектны тапшыру срогына өлгерә алмаячаклар. Ата-аналар белән сөйләшеп, шушы мәсьәләне чишәргә, аңлашырга кирәк. Төрле мөмкинлекләрне карап чыктык, имтиханнарга әзерләнү өчен консультацияләрне әллә 1 нче мәктәптә үткәрергәме дип тә уйлаштык, ләкин 3 нче мәктәпкә тукталдык. Каникуллардан соң балаларга 3 нче мәктәптә 1, 11 сыйныфларга беренче, калган сыйныфларга икенче сменада укырга туры киләчәк. Анда мөмкинлекләр бар: якты, җылы, кабинетлар җиһазланган, ашханә эшләп тора, диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин.
Гимназиядә 200 укучы укый, аларны 23 укытучы укыта, 12 техперсонал исәпләнә. 9 сыйныфны – 17, 11 сыйныфны 11 укучы тәмамлый.
безнең өстәмә
Балалар бакчасының гомуми мәйданы 2300 кв.м. Нәниләр 6 группага йөриячәк. Биредә бинаның түбәсе алыштырыла, группалар өчен бүлмәләргә кабаттан планировка ясала. Нәниләр өчен уңайлы йокы һәм уен бүлмәләрендә санузел, чишенү бүлмәләре, яңа җиһазлар белән ашханә, беренче каттагы уен һәм санузел бүлмәләрендә җылытылган идәннәр, һәрбер группага янгын куркынычсызлыгы буенча керү юллары, территориядә уен мәйданчыклары, күләгәле навеслар, спорт һәм ПДД өчен махсус мәйданчык,– әлеге уңайлыкларның барысы да биредә тәрбияләнәсе балалар өчен булдырыла.