Тырышлыгын кызганмый

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Җирлекне үстерү, халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган һәм аның күз уңында тотылучы республика программалары буенча районыбызда байтак яңа биналар калкып чыкты, капремонт ясалды. Тагын да сөендергәне – шушы объектлардагы барлык эшләр үзебезнең район төзүчеләре көче белән башкарыла.

 45 эшче-хезмәткәрне берләштерүче “Лига” ҖЧҖ коллективының соңгы елларда баш­карылган төзү-монтаж эшләре елга уртача 55- 60 млн сум тирәсе булса, 2014 елгысы 180 млн сум тәшкил итте. Дәүләт за­казлары ышанычлы под­рядчы оешмаларга гына бирелә шул.

– Кайсы объектка алын­сак та, графиктан калыш­мыйча эшләп, вакытында тапшырып килдек, һәр объектны тапшыру-кабул итү тантаналарында үз исемебезгә күп кенә җылы сүзләр ишеттек,бүләкләр, рәхмәт хатлары алдык, – ди “Лига”ҖЧҖ директоры Николай Степанов. Түбән Тәкермән, Калморза, Яңа

 Мәлкән авылларындагы күпфункцияле иҗтимагый үзәкләрне, Актаныш рай­оны Әнәк авылында 10 коттеджны санап үтү дә эшләренең киеренкеле­ген ачык күрсәтә.

Быел исә лигалылар ал­дында бик тә әһәмиятле объектны капремонт­лау – гимназия бинасын балалар бакчасы өчен әзерләү бурычы тора. Мастер Юрий Новиковны (рәсемдә) шушы төзелеш участогында очраттык.

– Эшләрнең сыйфат­лы башкарылуында һәм файдалануга тапшыру срокларының үтәлешендә мастерның осталыгы зур роль уйный, – ди аның ха­кында Николай Степанов. Җитәкчесенең фикерен ул үзе болай дип тулылан­дырды:

– Алган темпны кимет- мәскә зур тырышлык куя­быз, вакытны рациональ файдаланып эшлибез.

 

 язма герое портретына штрихлар

Хезмәт юлын ташчы булып башлаган Юрий Новиков. Төзелештә хезмәт ста­жы ике дистә ел, шуның биш елы – “Лига” ҖЧҖдә төзелеш участогы мастеры. Ул үрнәк гаилә башлыгы да. Хатыны Татьяна Александровна – халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы, кызлары Елизавета шәһәрнең беренче урта мәктәбен тәмамлап икенче елын Казан федераль университетында укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International