Минзәлә ветераннары медалләр алуларын дәвам итә

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Николаевка авыл мәданият йортында Бөек Ватан сугышының сугыш ветераннарына һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медалләрен тапшырдылар. Юбилей медалләрен тапшыру тантанасында Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Фаис Вагыйзов катнашты. Ул ветераннаргаа исәнлек-саулык, тыныч көннәр теләде һәм медалләр белән продуктлы пакетлар тапшырды. Николаевка авыл җирлегендә бер сугыш ветераны Александр Барышников һәм 3 тыл ветераны яши. Шулай ук бу көнне афганец Николай Бежаловка медаль тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International