Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Шунлыктан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, “XXI гасыр өчен мәгарифне үзгәртү” исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырылды.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА
Бу ел башында тренер Маха шәһәребез мәктәпләрендә булып, укытучылар белән аралашкан, дәресләр караган иде. Ул укытучы-методистларны халыкара инновацион методика белән беррәттән, яңа алымнарны гамәлдә куллану буенча үз тәҗрибәләре белән дә таныштырды. Соңрак гимназия директоры Ренат Ибраһимов Сингапурда булып кайтты, үз күзләре белән күргән, үзе ишеткән яңалыкларны ул семинарда катнашучыларга бәян итте:
– Бүгенге көндә безнең алга зур бурыч куелды – республикада бу юнәлештә эшләүче 55 мәктәпнең берсе – безнең гимназия дә ресурс үзәге буларак эшли башлады. Яңа алымнарның асылына төшенеп, һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп кулланырга тиеш. Февраль башында беренче дәресләр күрсәттек. Авыр, әлбәттә, хаталарсыз да булмый. Сингапур методикасының максаты – укытучыларны заманча, дөнья күләмендә киң танылган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү. Сингапурча укыту укытучыларны хәзерге белем бирү формасыннан читләштерүне күздә тотмый, программаларны яңа ысул белән укучыга кызыклы итеп җиткерүне максат итеп куя. Бу метод белән эшләүче мәктәпләрнең һәркайсының үз миссиясе бар. Гимназиянең миссиясе – өч телдә яхшы аралаша белүче, стандарт булмаган фикер йөртә белүче, мәсьәләләрне оригиналь чишүгә әзер укучы шәхес тәрбияләү, - диде ул үз чыгышында. “XXI гасыр күнекмәләре һәм компетенцияләре. Сингапур тәҗрибәсе” исемле семинарда гимназия укытучылары биш ачык дәрес күрсәтте. Без икенче сыйныфта әйләнә-тирәне өйрәнү дәресендә булдык. Гадәти сыйныф бүлмәсе. Парталар, укучылар, укытучы, 45 минутлык дәрес – боларның берсе дә үзгәрми. Укыту алымнары бары тик уен формалары белән баетыла. Элекке кебек сүз әйтергә куркып торган укучы да, “Дөрес әйтмисең”, дигән укытучы да юк биредә. Киресенчә, үз фикерен әйтә белгән, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар гына бар.
Балаларны белем бирү процессына җәлеп итү, укучылар белән идарә итүнең ү з ә н ч ә л е к л е булуы гаҗәп- л ә н д е р д е . Дәрестә балалар төркемләп эшли, бердәм х е з м ә т т ә ш л е к итә. Төркемдәге дүрт баланың барысы да берьюлы эшли. Хәтер сәләтен үстерүгә басым ясала, шул сәбәпле, дәрестә биремнәр фәнни танып белүгә, эзләнүгә нигезләнгән. Укыту методикасының асылы да балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирүдән гыйбарәт. Укытучы командада бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта позитив микроклимат булдырырга омтыла, балаларның бер-берсе белән аралашуына нигезләнеп эш итә. Дәреснең 15 минуты үтүгә, шушы эш ритмына кушылып, кулларның күтәрелүен, кул чабып алуларын, төрле хәрәкәтләр аша аңлашуга күчкәнне сизми дә каласың.
Сингапурда телне уен һәм хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу дөрес алым, диләр педагоглар. Яңа туган баланың да теле ачылсын өчен аның белән сөйләшәләр. Мәктәп укучысы да телне уйный-уйный җиңел, тиз үзләштерә, өстәвенә бу методика үзенә бер төрле тәрбия чарасы да. Бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген бала кече яшьтән үк сеңдерә. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип, сүз белән үгетләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр. Монда баланың фикерләү сәләте дә, психикасы да исәпкә алына. Уртача өлгерүче укучының фикере бик яхшы укыган баланыкы белән тәңгәл килми, әлбәттә. Әмма аның фикере дә хупланырга тиеш. Шул чакта гына бала курыкмыйча үз белгәнен сөйли ала. Укучылар мондый укыту алымы ярдәмендә фән серләренә ныграк төшенсәләр, ул үз-үзен аклаган дигән сүз.
Әлфия Хәкимҗанова, башлангыч сыйныф укытучысы:
– Бездә, гадәттә, сыйныфта өч-дүрт лидер була, шулар бөтен дәрестә җавап бирә, башкалар тыныч кына утырып тора. Бәлки алар җавапны белә дә торгандыр, әмма дөрес булмас дип шикләнә, үз-үзенә ышанмый, оятлы булырмын дип курка. Ә Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә дәрестә пассив утырырга, уеннан читтә калырга тиеш түгел. Лидер үз биремнәрен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына, торып сөйлиләр. Белмәгәнен укытучыдан сорыйлар, әлбәттә, укытучы да нык әзерлекле булырга тиеш.
Сингапурда телне уен һәм хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу дөрес алым, диләр педагоглар. Яңа туган баланың да теле ачылсын өчен аның белән сөйләшәләр. Мәктәп укучысы да телне уйный- уйный җиңел, тиз үзләштерә, өстәвенә бу методика үзенә бер төрле тәрбия чарасы да.