Тәҗрибә уртаклаштылар

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүнең республика адреслы программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәләдә тәҗрибә уртаклашу буенча зона киңәшмәсе булды.

Анда Мөслим, Зәй, Менделеевск, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Чистай, Лениногорск, Әгерҗе, Баулы, Ту­кай районнары вәкилләре чакырылган иде. Киңәшмә эшендә Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының берен­че урынбасары Фәрит Хәнифов һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды (ГЖФ) җитәкчесе Тәлгать Абдуллин катнашты.

Киңәшмә шәһәребезнең Садак бистәсендә баш­ланды. Биредә авария хәлендәге торакларда яшәүче гражданнар өчен яңа йортлар төзелеше башланды. Киңәшмәдә катнашучылар төзелеш барышы белән та­ныштылар, бистәнең инфраструктурасы белән кызык­сындылар.

Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе са­нында укырга була.

 сан

2017 елга кадәр исәпләнгән программа нигезендә безнең районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла, шул рәвешле, 154 гаилә иске торактан яңасына күчереләчәк дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International