Кукуруз уру темпын арттырырга

2014 елның 3 октябре, җомга

Район башлыгы Айдар Салахов район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән чираттагы киңәшмәдә кукуруз уру һәм аны силоска салу көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип ассызыклады.

–Эш темпын арттыруга ирешү өчен һава торышы әйбәт көннәрне кукуруз урудагы техникадан җитештерүчән файдаланырга, отрядта эшләүчеләргә стимул тудырырга, кызыксындыру чараларын кулланырга кирәк, диде район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә.

Район хуҗалыкларында кукуруз 5960 гектарда үстерелде, шуның 1200 гектары – бөртеккә, калганы –силос өчен. 2 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 2800 гектардагы кукуруз яшел азыкка һәм силоска җыеп алынды. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында 5 механикалаштырылган отряд эшли, шуларның икесе “Сөт иле-Минзәлә” филиалында (“Якты юл”, “Минзәлә” бүлекчәләрендә), икесе “Сөт иле-Чулман” филиалында (“Тәкермән” һәм “Куйбышев”та), бер отряд “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калинин” хуҗалыгында. “Сөт иле-Минзәлә” филиалында әлеге отрядлар көче белән көнгә 800 тонна, “Сөт иле-Чулман” филиалында 1200 тонна силос салына. “Калинин” хуҗалыгында да эш темпы мактанырлык түгел, бер көнгә салынган силос күләме 200-250 тоннадан артмый.

–Кукуруз уруда катнашучы техниканы җитештерүчән эшләтеп, әлеге отрядларга һәр көнне кимендә 1500әр тонна силос салуга ирешергә кирәк. Юкса, бу темп белән эшләгәндә, силос салу тагын 20 көнгә сузылырга мөмкин, – диде район авыл хуҗалыгы җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев отрядларның эшен оештыруга борчылуын белдереп. Көннәр әйбәт торганда кукуруздан силос салуны фәкать “Калморза” хуҗалыгында (20 сентябрьгә) гына төгәлләделәр, биредә 120 гектар кукуруз силоска салынды.

Безнең өстәмә

Беренче графа – хуҗалыклар исеме, икенче – кукуруз уру планы (гектарларда), өченче – урып алынган (планга карата процентларда), дүртенче – салынган силос (тонналарда) Мәгълүматлар 2 октябрьгә

Заиковский    300      –          –

Минзәлә         753      40        1600

Якты юл         573      21        2125

Мәлкән           554      18        –

“Сөт иле”-“ Минзәлә”        1880    28        3725

Тәкермән        871      42        4008

 Вахитов         1104    81        11650

Куйбышев      719      33        3230

Байлар            106      100      1500

“Сөт иле”-“Чулман”          2800    57        20388

Калинин        390      65        2700

Калморза       120      91        1000

Николаевка    350      68        5200

“Мензелинские зори” а/ф    860      70        8900

Белгеч киңәше

Кукурузны силоска салу өчен аны балавызсыман өлгереш чорында (дымлылыгы 65-70% булганда) ура башлыйлар. Траншеяны силос массасы белән тутыру 3-5 көн эчендә башкарылырга тиеш. Яхшылап тыгызланмаганда силос массасының температурасы (оптималь температура 36-38 градус) кискен күтәрелә һәм 65-70 градуска җитә, ә силостагы энергия 15 процентка кими. Траншея тулгач, силосның сыйфатын саклау максатыннан аны һава кермәслек итеп пленка белән каплап, бастырып куярга кирәк. 

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International