Минзәлә районының Гөлек авылында яшәүче 100 яшьлек Хәмидә Гарифуллинаны юбилее белән котладылар

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бер гасыр гомер яшәгән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдус Гыймаев, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин тәбрикләделәр, аңа сәламәтлек, изге теләкләрен җиткерделәр. Озын гомерлелек сере нидә? Бу хакта язманы “Минзәлә”–“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Сүз уңаенда. Бүгенге көндә районда 100 яше тулган 4 кеше гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International